Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Юл фаҗигасендә 52 яшьлек шоферның гомере өзелгән (фото)

"Газель" йөртүчесен Сарман Үзәк район хастаханәсенә озатканнар. (Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Кичә 23.10 сәгатьтә диспетчерлык хезмәтенең 112 бердәм номерына Җәлил-Сарман трассасының 23 нче чакрымында җитди юл һәлакәте булуы турында хәбәр ителгән дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Муртыш Тамак авылыннан...

"Газель" йөртүчесен Сарман Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Кичә 23.10 сәгатьтә диспетчерлык хезмәтенең 112 бердәм номерына Җәлил-Сарман трассасының 23 нче чакрымында җитди юл һәлакәте булуы турында хәбәр ителгән дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Муртыш Тамак авылыннан ерак түгел «ГАЗель» белән идарә итүче 24 яшьлек ир-ат тизлеген арттырган һәм юл кырыенда туктап торган «Лада Гранта» автомобиленә бәрелгән. Соңгысы габарит утларын яндырмау, авария сигналын кушмау һәм авария билгесен куймау аркасында караңгыда йөк машинасы йөртүчесе җиңел машинаны күрмәгән.

Бәрелешү аркасында "Лада"ны каршы як полосага "атып бәргән", анда аңа SCANIA автомобиле бәрелгән.

Һәлакәт урынына Сарманнан янгын часте хезмәткәрләре килгән, алар машиналарга ут капмасын өчен аккумуляторларын сүндергән.

«Лада Гранта» автомобиленең 52 яшьлек йөртүчесе алган тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән. "Газель" йөртүчесен Сарман Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев