Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күрше Мамадыш районына кунакка кайткан ир-егет туганы белән җинаятьтә тотылган

Абыйлы-энеле туганнарга браконьерлык өчен 300 мең сумга кадәр штраф яный яки аларны 6 айга кадәр ябып куярга мөмкиннәр. Мамадыш районы полициясе рейд вакытында абыйлы-энеле 37 һәм 32 яшьлек браконьерларны тоткарлаган. Аларның берсе шушы районда, икенчесе Тольяттида яши. Ир-егетләрнең икесе дә Нократ елгасыннан 100әр метрлы 2 ятьмә һәм моторы элеп куела...

Абыйлы-энеле туганнарга браконьерлык өчен 300 мең сумга кадәр штраф яный яки аларны 6 айга кадәр ябып куярга мөмкиннәр.

Мамадыш районы полициясе рейд вакытында абыйлы-энеле 37 һәм 32 яшьлек браконьерларны тоткарлаган. Аларның берсе шушы районда, икенчесе Тольяттида яши. Ир-егетләрнең икесе дә Нократ елгасыннан 100әр метрлы 2 ятьмә һәм моторы элеп куела торган "Казанка-М" көймәсе ярдәмендә законсыз балык тоту белән мәшгуль булган. Бу хакта Мамадышның "Нократ" газетасы хәбәр итә.

Шул рәвешле, алар полиция кулына төшкәндә инде 39 кг балык тотарга өлгергән була. Балыклары төрле: судак, густера, алабуга, чуртан, кәрәкә, корбан балыгы.

Хәзерге вакытта җинаять кораллары һәм тотылган балык алардан йолып алынган. РФ Җинаячть кодексының "Судан биологик ресурсларны законсыз чыгару (тоту)" турындагы 256 нчы маддәсендә каралган билгеләр буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-егетләргә 300 мең сумга кадәр штраф яный яки аларны 6 айга кадәр ябып куярга мөмкиннәр.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев