Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Шәмәрдән авылында яшәүче Дания Александрова: “Бәхет кошы үз кулыңда"

Түбән Шәмәрдән авылында яшәүче, үзенең өч баласы янына тагын өч сабыйны сыендырып, аларга әни җылысы биргән Дания Александрованың тормыш девизы бу. Әлеге олы йөрәкле ханым быел гүзәл затлар арасында оештырылучы иң зур бәйгеләрнең берсе - "Нечкәбил"дә дә катнашып, республика конкурсының ярымфиналына үтте һәм "Казан-Арена" стадионында чыгыш ясады. -Балачактан әтисез булуыма...

Түбән Шәмәрдән авылында яшәүче, үзенең өч баласы янына тагын өч сабыйны сыендырып, аларга әни җылысы биргән Дания Александрованың тормыш девизы бу. Әлеге олы йөрәкле ханым быел гүзәл затлар арасында оештырылучы иң зур бәйгеләрнең берсе - "Нечкәбил"дә дә катнашып, республика конкурсының ярымфиналына үтте һәм "Казан-Арена" стадионында чыгыш ясады.

-Балачактан әтисез булуыма кимсетелеп үскәнгәме, кечкенәдән үземне сакларга, якларга, шул ук вакытта авырлыкларны җиңеп, алдыма куйган максатка ирешергә өйрәндем. Сабыр һәм тәвәккәл булу, һәр туган таңга сөенеп яшәү, дөньяның ямен күрә белү исә - әнием мәктәбе. Бүгенге көндә мин бик бәхетле: янәшәмдә яратып, хөрмәт итеп яшәүче пар канатым Геннадий, "әнием" дип өзелеп торучы балаларым бар, - ди Дания апа.

Ятим, караучысыз калган балаларны гаиләсенә кабул итеп, аларны үз сабыйлары кебек яратучы, игътибар һәм наз бирүче әниләргә, һичшиксез, һәйкәл куярлык. Александровлар гаиләсендә дә әнә шундый өч бертуган тәрбияләнә. Моннан алты ел элек балаларны ятимнәр йортыннан алып кайталар алар. Ә аңа кадәр...

-1991 елда туган кече кызым, 3-4 айлык вакытында авырып китеп, аның белән хастаханәдә дәваланырга туры килде. Палатабыз почмагындагы тимер ятакта берьялгызы гына арык гәүдәле бер сабый ята иде. Асты юешләнгән, үзенең нәни куллары белән суынып беткән сөт шешәсен эзләүче кызчыкны шулкадәр кызгандым. Ташландык, үксез булуын белгәч, аңым томаланды, күз алларым караңгыланды. Сабыйны караватыннан алып, күкрәгемә кыскан мизгелләрне мәңге онытасым юк. Әмма: "Әти-әнисе баш тарткан әлеге кызны үзебезнең гаиләдә бәхетле итәргә тиешмен", - дип, үз-үземә сүз бирсәм дә, хыялымны тормышка ашыра алмадым. Шулай да ятим сабый тәрбияләү уе беркайчан башымнан чыкмады, йөрәгемнең бер почмагында кызчыкның тавышы яңгырап торды, - ди Дания ханым. - Тормышымда каршылыклар бер-бер артлы өелеп кенә торды. Иң якын, иң кадерле кешем - әниемне соңгы юлга озаттым, янгын чыгып, ялкын телләре йортыбыз нигезенә каккан казыкка кадәр ялап-ялмап алды. Ирем, өч балам белән бернәрсәсез урамда калдык. Бөтен дөньям караңгылыкка чумган мәлдә дә төшенкелеккә бирешмичә, бердәм булып, кайгыбызны бер йодрыкка туплап, кабат йорт тергезә алдык. 2010 елда язмыш безне тагын өч балалы итте.

Кукмараның опека һәм попечительлек бүлегеннән шалтыратып: "Приютта өч бертуган бар, килеп китәсезме?" - диюгә, Дания һәм Геннадий Александровлар балалар янына ашыга. Кунак булу өчен бирелгән 15 көн эчендә балалар яңа гаиләгә шулкадәр ияләнеп бетәләр ки, беренче көннән үк бергә яшәгәннәр диярсең. Дания ханым әйтмешли, әти-әни дип күзебезгә карап торучы балаларны ни йөрәгең белән киреп илтеп бирергә кирәк?! Документларны тиешенчә рәсмиләштереп бетергәннән соң, сигез кешелек гаилә булып яши башлыйлар.

-Кызларыбыз инде зурлар. Альбина гаиләсе белән - Әлмәттә, Эльвира Югары Шәмәрдәндә яши, берәр балалары бар. Лилиябез исә Саба районының Икшермә кадет мәктәбендә тәрбияче булып эшли. Балалар алгач, эшемнән киттем, хәзер бар вакытымны, көчемне аларны тәрбиләүгә багышлыйм. Балалар Ядегәр мәктәбендә җиденче, дүртенче һәм беренче сыйныфларда укыйлар, - ди хуҗабикә. - Һәр эшне балалар белән бергәләп эшлибез, алар безнең ярдәмчеләребез. Бакчабызны бу җәйдә әкият дөньясына әйләндердек, фоторәсемнәрне район газетасы сайтында оештырылган "Минем бакча - иң шәбе" бәйгесенә дә юлладык. Чәчәк кәлшәләре утырту, су сибү, чүпләрен утау, соңыннан хезмәтебезнең нәтиҗәсен күреп сөенү - үзе зур бәхет. Ишле гаиләдә бәйрәмнәр дә күңелле уза. Туган көннәрне табигать кочагында үткәрергә яратабыз, җәен болында чәчәкләр, җиләкләр, ә көзен гөмбә җыябыз, кыш көннәрендә чана-чаңгыларны киеп урманга юл алабыз. Сәхрадан кайтканнан соң, өстәл тирәсенә бергәләп җыелу, мәтрүшкә, бөтнек салып кайнатылган самавыр чәе белән сыйланып, сөйләшеп утыру мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытуда ярдәм итә.

-Әниебез бик тырыш, бала җанлы. Шул ук вакытта туры сүзле һәм бик нечкә күңелле ул. Аның беркайчан безгә тавыш күтәргәнен хәтерләмибез. Әтиебез белән бергә тигезлектә яши күрсеннәр, - ди кече кызлары Эльвира. - Балалар йортыннан сабыйлар алабыз дигәч тә, әти-әнинең ниятенә каршы килмәдек, хәзер алар безгә бертуган сеңел-энеләребез кебек газиз һәм кадерле.

Дания Александрова быел гаиләсе белән бергәләп "Нечкәбил"дә район данын яклады. Матурлык һәм гаилә конкурсының сайлап алу турын уңышлы үткән гаилә бәйгенең ярымфиналында да үзен сынады.

-"Казан-Арена" стадионында оештырылган бәйгедә 30 районнан 45 кеше катнашты. Без гаилә традицияләренә нигезләнеп язылган сценарий буенча театральләштерелгән тамаша тәкъдим иттек. Анда гаилә коруыбыз, оядагы йомыркалардан бер-бер артлы кызларыбыз туу, аннары чит агачтагы кошчыкларны үзебезгә алу - барысы да бик матур итеп тасвирланды. Тамашада тәрбиягә алынган балаларыбыз да чыгыш ясады, аларның "Әниемнең җылы кочагы" дигән җырны башкарулары аеруча алкышларга күмелде. Бәйгедән бик канәгать булып, иганәчеләр биргән бүләкләр, сертификатлар белән кайттык, - ди Дания апа. - Конкурс вакытында ярдәм иткән Ядегәр клубы кызлары Рәмзия, Разыя, Зиләрә, Югары Чурадан Светлана, Пчеловодтан Лариса, Ядегәр мәктәбенең 7 сыйныф укучылары Фирүзә, Рафилләргә зур рәхмәт әйтәсем килә.

Нурзидә ГАПТЕЛГАНИЕВА, район Башкарма комитеытның опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы:

-Дания Александрова - бик җаваплы, кайгыртучан әни. Үз гаиләсенә сыендырган балаларны акыллы, тәртипле итеп үстерү, аларга тиешле тәрбия бирү өчен бар көчен куя ул. Балаларның укулары белән һәрдаим кызыксынып торучы, аларның сәләтләрен тагын да үстерү өчен Шәмәрдәнгә кадәр җыр-бию түгәрәкләренә йөртүче әнигә сокланмау мөмкин түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев