29 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Югары Күзмис китапханәчесе “Нәрсә ул экстремизм?” дигән темага әңгәмә оештырды
Югары Күзмис авылы китапханәчесе Валентина Туктарова башлангыч сыйныф укучылары белән "Нәрсә ул экстремизм?" дигән темага әңгәмә оештырды. Әңгәмә барышында китапханәче террорлык һәм экстремистлыкның нинди куркыныч фаҗигаләргә, югалтуларга китерүенә басым ясалды, "Россия - террорга каршы" дигән презентация күрсәтте.
-
Казаннан Дубайга рейслар яңадан ясала башлады
Кичә, 28 сентябрьдә, мәгълүм бер авиакомпания Дубай - Казань - Дубай авиарейсларын кабат җанландырып җибәрде. "Казан" халыкара аэропорты җәдвале нигезендә, очышлар атнага ике тапкыр - чәршәмбе һәм җомгада ясала, ди. Статистикага күз салсаң, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял итүгә ел саен көзге-кышкы периодта сорау арта икән. Әлеге юнәлешнең тагын бер өстенлеге...
-
Ялган акча иректән мәхрүм итә
Без капчыкта ятмый, дип борынгылар юкка гына әйтмәгән. Кукмарада яшәүче 48 яшьлек ир кеше дә тиз генә баеп китәргә өметләнгән булгандыр. Әмма өендә ялган акча саклаган һәм шуларны үз кирәк-яраклары өчен файдаланган райондашыбызга июль аенда суд каршына басарга туры килде. Ул Җинаятьләр Кодексының 73 маддәсе нигезендә сынау вакыты белән өч...
-
Эскәмиягә буй җитми
Кукмарадан кайтканда полиция каршындагы тукталышта автобус көтәргә туры килде. Утыргычлары бик биек икән, ике метрлы озын кешеләр өчен, күрәсең. Безнең кебек олы яшьтәге, тәбәнәк кешеләргә анда утыру мөмкин түгел. Минем аякларым болай да авырта, басып торып, тәмам арыдым. Исемемне Әсән-Елга авылыннан бер апа, дип языгыз.