Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ялган акча иректән мәхрүм итә

Без капчыкта ятмый, дип борынгылар юкка гына әйтмәгән. Кукмарада яшәүче 48 яшьлек ир кеше дә тиз генә баеп китәргә өметләнгән булгандыр. Әмма өендә ялган акча саклаган һәм шуларны үз кирәк-яраклары өчен файдаланган райондашыбызга июль аенда суд каршына басарга туры килде. Ул Җинаятьләр Кодексының 73 маддәсе нигезендә сынау вакыты белән өч...

Без капчыкта ятмый, дип борынгылар юкка гына әйтмәгән. Кукмарада яшәүче 48 яшьлек ир кеше дә тиз генә баеп китәргә өметләнгән булгандыр. Әмма өендә ялган акча саклаган һәм шуларны үз кирәк-яраклары өчен файдаланган райондашыбызга июль аенда суд каршына басарга туры килде. Ул Җинаятьләр Кодексының 73 маддәсе нигезендә сынау вакыты белән өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.

Хәл болайрак була. Узган елның 1 сентябреннән 30 ноябрьгә кадәрге вакыт эчендә Кукмарада яшәүче ир хәзерге вакытта тикшерүчеләр тарафыннан ачыкланып, җинаять эше ачылган заттан 1997 елгы үрнәктәге бишәр мең сумлык җиде ялган купюра ала. Ул ялган акчаларны алга таба куллану максатында өендә саклый. Купюраларның бишесен район территорияләрендә урнашкан ягулык салу станцияләрендә дизель ягулыгы салган вакытта файдалана. 1 мең сумлык ягулык өчен һәр АЗСтан дүртәр мең сум акча кайта. Алга таба ялган 5 мең сумлык акчаның 2 мең сумына зур бер кибеттән азык-төлек продуктлары сатып ала. Соңгысын исә поселокның Ленин урамындагы кәрәзле телефоннар сату кибетендә ваклый һәм шул рәвешле чын купюраларга ия була. Райондашыбыз, беркем белмәде, боларын уңайлы гына урнаштырып бетердем дип, көлемсерәп тә йөргәндер, бәлки. Әмма көннәрдән-беркөнне ялган купюраларга тап булган банк хезмәткәрләре полициягә чаң суга. Оператив-эзләү, тикшерү эшләре барышында мошенникның эзенә төшәләр. Гаепләнүче үз гаебен таный, кылган гамәле өчен үкенә, китерелгән зыянны тулысынча каплый.

Нурия КАЮМОВА, район судының пресс-служба сәркатибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев