Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тигезлек

Өлкәнрәк яшьтәге бер апа урамнан барганда, салмак кына атлаучы парны күреп хәйран кала: яшь хатын бик чибәр, искиткеч матур була, ире исә бик ямьсез - бөкре, шадра йөзле, кыяфәтсез бер адәм икән. Бу апа түзми - ирексездән яшь хатынга әйтеп куя: "И-и, җаныкай, син үзең бик матур, әмма ирең бик...

Өлкәнрәк яшьтәге бер апа урамнан барганда, салмак кына атлаучы парны күреп хәйран кала: яшь хатын бик чибәр, искиткеч матур була, ире исә бик ямьсез - бөкре, шадра йөзле, кыяфәтсез бер адәм икән. Бу апа түзми - ирексездән яшь хатынга әйтеп куя: "И-и, җаныкай, син үзең бик матур, әмма ирең бик иләмсез кеше икән. Ул ир белән ничек риза булып торасың?" Моңа җавап итеп, теге яшь хатын болай ди: "Әй, апакай, бу тормышта бик еш матур кеше түгел, ә сөйгән кешең матур булып күренә. Минем иптәшемнең кыяфәте ямьсез булса да, аның Аллаһ белән арасы бик якын. Менә шуның өчен Аллаһы Тәгалә мине аңа бүләк итеп биргән. Ә менә минем белән Аллаһ арасы әле бик ерак шул. Шуның өчен, минем гөнаһыма күрә, Аллаһы Тәгалә миңа бу ирне газап итеп бирде. Менә шулай яшәп ятабыз да инде: ул минем матурлыгыма шөкер кыла, мин исә аның иләмсезлегенә сабыр итәм. Ә Аллаһның вәгъдәсе буенча шөкер һәм сабыр итүчеләрнең урыны - оҗмахтыр. Шуны өмет итеп яшәвебез..."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев