28 июнь 2016 яңалыклары
-
Кукмараның ЮХИДИ начальнигы Казаннан яңа машина белән кайтты (фото)
Рөстәм Миңнеханов Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләренә эштә куллану өчен яңа автомобильләр ачкычларын тапшырды Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләренә эштә куллану өчен 55 яңа автомобиль ачкычларын тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИИ плацында узды (Казан, Оренбург тракты, 5), анда шулай ук Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры...
-
Июнь һәлакәте: 27 көндә 53 кешенең гомере өзелгән
Татарстан юлларында июньнең 27 көнендә кеше сәламәтлегенә зыян китергән 376 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Шуның аркасында 53 кеше һәлак булган, 446сы төрле тән җәрәхәте алган. Кичә, республикада 19 юл-транспорт һәлакате теркәлгән - 25 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Узган тәүлектә ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырган 28 кешене тоткарлаган. Юл хәрәкәте...
-
Җырчы Алсу һәм Азат Фазлыевлар Мәскәүдә ял итә (ФОТО)
Җырлы-моңлы гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевлар Мәскәү күреп, сәяхәт итеп кайтырга булганнар. "Башка елларны гел чит илләргә чыга идек. Быел, яңа фатирыбызда ремонт эшләре бару сәбәпле, ялларыбызны авылда гына үткәрергә туры килде. Ләкин вакытыбызны бушка уздырмадык, ике якка да кайтып, эшләр эшләдек, ял иттек. Тик шулай да күңел яңалыкка, сәяхәткә...
-
Китапханә яңалыклары
Күкшел авылы китапханәчесе Фирая Зарипова төрле яшьтәге укучылар өчен "Күңелле ял итәбез" дип исемләнгән чара үткәрде. Балалар интерактив уен биремнәрен чишкәннән соң, татарча мультфильмнар карадылар. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: укучыларга кино елы уңаеннан мультфильмнар күрсәтү, кино карауга кызыксыну уяту, интерактив уеннар аша белемнәрен барлау. Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина лагерьда...
-
Янил мәктәбендә чыгарылыш кичәсе бик матур узды (фото)
Бәйрәм тантанасында мәктәп директоры Равил Зарипов, директор урынбасарлары - Людмила Мөлекова, Рифкать Кәримуллин, сыйныф җитәкчеләре Нурия Хөрәмшина, мәктәп коллективы, әти-әниләр катнашты. Мәктәп җитәкчелеге чыгарылыш укучыларын бәйрәм белән котлады, БДИ имтиханнарын уңышлы тапшырулары, мәктәп тормышында актив катнашулары өчен рәхмәтен белдерде, барлык укучыларга аттестатлар тапшырды. Шулай ук әти-әниләр, укытучылар коллективы да укучыларга...
-
“Урал” хуҗалыгында сыерлар “карусель”дә әйләнә (фото)
"Урал" хуҗалыгы районның гына түгел, республиканың агросәнәгать комплексында иң алдынгылардан санала. Район башлыгы Сергей Димитриев та әлеге хуҗалык базасында үткән семинарларның берсендә: "Ярый әле, шундый әйдәп баручы хуҗалыкларыбыз бар. Аларның ярдәме белән төрле авыр хәлләрдән чыгу юлларын эзлибез, бер команда булып эшлибез һәм яшибез", - дигән иде. "Урал" хуҗалыгы безне...
-
Еланнарның һөҗүме арткан: чакса нишләргә?
Татарстанда кара елан чагу чраклары ешайган. Шул уңайдан табиблар кисәтү белән чыкты. Казан шәһәре 7 нче номерлы клиник хастаханәсе токсикология үзәге табиблары еланнарның ни дәрәҗәдә куркыныч бууы турында сөйләде. Иң беренче чиратта, еланнарның юл читендә үк көн күрергә мөмкин булуларын һәм кызу көндә аеруча зур куркыныч тудыруларын колакка киртләп куярга...
-
Зур Сәрдек клубында “Дуслык белән көчле без” дигән чара үтте (фото)
Зур Сәрдек мәдәният йортында балалар өчен "Дуслык белән көчле без!" дигән чара уздырылды. Өч секциягә бүленгән балалар музейда мәдәният йорты тарихы белән таныштылар, китапханәдә балалар хокуклары турында кызыклы презентация карадылар, фойеда фотокүргәзмә эшләде. Куркынычсызлык кагыйдәләре, мәдәният йортының эчке кагыйдәләре белән таныштылар. Фойеда татар халык уеннары өйрәнделәр, төрле милләт биюләрен биеп...
-
«Ак чәчәкләр»дәге "Мансур"га операция ясаганнар (ФОТО)
Тамашачыга "Ак чәчәкләр"дәге Мансур образы аша таныш - Динар Хөснетдинов хастаханәдә. - Сул аякның бармагын сындырган идем, сөяге чыккан. Менә шуңа операция ясадылар. Бар да уңышлы узды, хәлем яхшы, - ди Динар. Шәһри Казан
-
Шепшеңәрдә авыл җыены узачак
9 июльдә, сәгать 14.00дә Шепшеңәрдә авыл җыены була. Программада: милли көрәш, төрле уеннар, җыр-бию. Райондашларны, якташларны бәйрәмдә көтеп калабыз. Мөхәрләм Чираев