Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янил мәктәбендә чыгарылыш кичәсе бик матур узды (фото)

Бәйрәм тантанасында мәктәп директоры Равил Зарипов, директор урынбасарлары - Людмила Мөлекова, Рифкать Кәримуллин, сыйныф җитәкчеләре Нурия Хөрәмшина, мәктәп коллективы, әти-әниләр катнашты. Мәктәп җитәкчелеге чыгарылыш укучыларын бәйрәм белән котлады, БДИ имтиханнарын уңышлы тапшырулары, мәктәп тормышында актив катнашулары өчен рәхмәтен белдерде, барлык укучыларга аттестатлар тапшырды. Шулай ук әти-әниләр, укытучылар коллективы да укучыларга...

Бәйрәм тантанасында мәктәп директоры Равил Зарипов, директор урынбасарлары - Людмила Мөлекова, Рифкать Кәримуллин, сыйныф җитәкчеләре Нурия Хөрәмшина, мәктәп коллективы, әти-әниләр катнашты. Мәктәп җитәкчелеге чыгарылыш укучыларын бәйрәм белән котлады, БДИ имтиханнарын уңышлы тапшырулары, мәктәп тормышында актив катнашулары өчен рәхмәтен белдерде, барлык укучыларга аттестатлар тапшырды. Шулай ук әти-әниләр, укытучылар коллективы да укучыларга зур уңышлар, ак юллар теләделәр. Фәридә Газизуллина (Вахит авылы), Гөлшат Мөхәрләмоваларга (Янил авылы) укудагы уңышлары өчен медальләр тапшырылды.

2016 елгы чыгарылыш укучылары төрле конкурсларда, фән олимпиадаларда, мәдәният-сәнгать өлкәсендә, мәктәп, хуҗалык тормышында катнашып, үзләренең зур өлешләрен керттелэр. Алга таба да аларга матур, бәхетле тормыш, уку йортларына исән-сау урнашып, исән-имин укырга язсын.

Кичә җыр-моң, дәртле биюләр, уеннар, күңел ачулар белэн үрелеп барды.

Нияз Кәримуллин, Казан дәүләт мәдәният институты студенты. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев