Зур Сәрдек клубында “Дуслык белән көчле без” дигән чара үтте (фото)
Зур Сәрдек мәдәният йортында балалар өчен "Дуслык белән көчле без!" дигән чара уздырылды. Өч секциягә бүленгән балалар музейда мәдәният йорты тарихы белән таныштылар, китапханәдә балалар хокуклары турында кызыклы презентация карадылар, фойеда фотокүргәзмә эшләде. Куркынычсызлык кагыйдәләре, мәдәният йортының эчке кагыйдәләре белән таныштылар. Фойеда татар халык уеннары өйрәнделәр, төрле милләт биюләрен биеп...
Зур Сәрдек мәдәният йортында балалар өчен "Дуслык белән көчле без!" дигән чара уздырылды. Өч секциягә бүленгән балалар музейда мәдәният йорты тарихы белән таныштылар, китапханәдә балалар хокуклары турында кызыклы презентация карадылар, фойеда фотокүргәзмә эшләде. Куркынычсызлык кагыйдәләре, мәдәният йортының эчке кагыйдәләре белән таныштылар. Фойеда татар халык уеннары өйрәнделәр, төрле милләт биюләрен биеп карадылар. "Бәхетле балачак" флеш-мобында катнаштылар. Очрашу балалар мәйданчыгында төрле уеннар белән тәмамланды.
Рәмзия ХӨСӘЕНОВА хәбәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев