Кукмараның ЮХИДИ начальнигы Казаннан яңа машина белән кайтты (фото)
Рөстәм Миңнеханов Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләренә эштә куллану өчен яңа автомобильләр ачкычларын тапшырды Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләренә эштә куллану өчен 55 яңа автомобиль ачкычларын тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИИ плацында узды (Казан, Оренбург тракты, 5), анда шулай ук Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры...
Рөстәм Миңнеханов Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләренә эштә куллану өчен яңа автомобильләр ачкычларын тапшырды
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләренә эштә куллану өчен 55 яңа автомобиль ачкычларын тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИИ плацында узды (Казан, Оренбург тракты, 5), анда шулай ук Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов катнашты.
Чара Татарстан автоинспекциясенең 80 еллыгына багышланды. «2014-2020 елларга җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 50 «Приора» ВАЗ 217050 автомобиле республика бюджеты исәбеннән алынды. Тагын шундый ук 5 машина Гособоронзаказ линиясе буенча ведомствога бирелде.
Чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләсе бүген аеруча мөһим.
«Республикада кулланыла торган заманча инновацион технологияләр 3 ел эчендә юллардагы һәлакәтләр санын киметергә мөмкинлек бирде. Бу эш даими яхшыртып торуны таләп итә: матди-техник базаны да, мәктәпләрдә һәм уку үзәкләрендә юл хәрәкәтендә катнашучы балаларны әзерләү буенча нәтиҗәле алымнар эшләүне дә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, Татарстан ЮХИДИ структурасы - Россиядә иң яхшыларның берсе. «Бүген республика ДАИгә 80 ел тулыр алдыннан без сезнең эшне билгеләп үтәргә һәм сезгә яңа автомобильләр тапшырырга булдык. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм һәм хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Киләчәктә дә югары урыннарда калуыгызны телим», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре җайланмалар белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе буенча Россиянең башка төбәкләренә караганда күпкә яхшырак, диде Артём Хохорин. «Республика җитәкчелеге тарафыннан мондый әйбәт мөнәсәбәт безне яхшырак эшләргә һәм алдынгы урыннарда булырга этәрә», - дип белдерде министр.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Артём Хохорин инспекторларга яңа машиналар ачкычларын тапшырды.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев