Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Еланнарның һөҗүме арткан: чакса нишләргә?

Татарстанда кара елан чагу чраклары ешайган. Шул уңайдан табиблар кисәтү белән чыкты. Казан шәһәре 7 нче номерлы клиник хастаханәсе токсикология үзәге табиблары еланнарның ни дәрәҗәдә куркыныч бууы турында сөйләде. Иң беренче чиратта, еланнарның юл читендә үк көн күрергә мөмкин булуларын һәм кызу көндә аеруча зур куркыныч тудыруларын колакка киртләп куярга...

Татарстанда кара елан чагу чраклары ешайган. Шул уңайдан табиблар кисәтү белән чыкты.

Казан шәһәре 7 нче номерлы клиник хастаханәсе токсикология үзәге табиблары еланнарның ни дәрәҗәдә куркыныч бууы турында сөйләде. Иң беренче чиратта, еланнарның юл читендә үк көн күрергә мөмкин булуларын һәм кызу көндә аеруча зур куркыныч тудыруларын колакка киртләп куярга кирәк.

Елан чагудан саклану чаралары:

- еланнарны читләп узарга тырышыгыз - алар беренче булып һөҗүм итми;

- кара еланны таяк һәм себерке ярдәмендә куркытып була.

Елан чакса:

- кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк;
- 112 хезмәте аша чакырткан ашыгыч ярәм хезмәте килеп җиткәнче, беренче ярдәм күрсәтә торырга кирәк;

- иң кирәкле ярдәм - ярадан агуны кысып чыгару. Аннары яра урынын йод белән эшкәртеп, чиста бәйләвеч белән бәйләп куярга кирәк;

- зыян күргән очлыкны хәрәкәтсез итү мөһим. Авыру күбрәк сыелык эчәргә тиеш. Исерткеч эчемлек куллану һәм кысып бәйләп кую (жгут салу) рөхсәт ителми.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев