Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Урал” хуҗалыгында сыерлар “карусель”дә әйләнә (фото)

"Урал" хуҗалыгы районның гына түгел, республиканың агросәнәгать комплексында иң алдынгылардан санала. Район башлыгы Сергей Димитриев та әлеге хуҗалык базасында үткән семинарларның берсендә: "Ярый әле, шундый әйдәп баручы хуҗалыкларыбыз бар. Аларның ярдәме белән төрле авыр хәлләрдән чыгу юлларын эзлибез, бер команда булып эшлибез һәм яшибез", - дигән иде. "Урал" хуҗалыгы безне...

"Урал" хуҗалыгы районның гына түгел, республиканың агросәнәгать комплексында иң алдынгылардан санала. Район башлыгы Сергей Димитриев та әлеге хуҗалык базасында үткән семинарларның берсендә: "Ярый әле, шундый әйдәп баручы хуҗалыкларыбыз бар. Аларның ярдәме белән төрле авыр хәлләрдән чыгу юлларын эзлибез, бер команда булып эшлибез һәм яшибез", - дигән иде.

"Урал" хуҗалыгы безне җәйге мәшәкатьләре, зур төзелешләре белән каршы алды. Печән склады, силос-сенаж траншеясы, ашлык склады, мал тораклары - һәр җирдә эшнең кызган вакыты, җәйге көннең бер минутын да бушка сарыф итмиләр биредә. Безне ферма белән таныштырып йөргән Нурсил Галиевның да вакыты бик тыгыз чак иде: "Бүген бозау үлчи торган көн, эш күп", - диде ул. Нурсил селекционер-зоотехник, шулай ук заманча итеп эшләнгән мегафермада компьютер операторы хезмәтен дә башкара икән.

-Әлеге мегаферма үткән ел язын төзелә башлаган иде. Шул ук елны маллар кертеп, унҗиденче декабрьдә сава да башладык, - диде ул, галәмәт зур, заманча итеп эшләнгән ферма белән таныштырып. - 1200 баш терлеккә исәпләнгән әлеге комплекста бүгенге көндә 639 мал исәпләнә.

Нурсил Галиев, савымчылар Гөлзия Гобәйдуллина, Рәйсә Тимергалиева, Гөлзирә Зәкиевалар яңа фермадагы эш барышыннан бик канәгать.

Яңа мегаферма

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.

Ризилә КОРБАНОВА. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев