27 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Төркия курортында Казан туристларына һөҗүм иткәннәр
Гадәттән тыш хәл Сиде шәһәрендә килеп чыккан.
-
Финик агачы җимешенең файдасы нәрсәдә?
"Финик агачы" сүзтезмәсе Коръәндә башка җимешле агачларга караганда ешрак кулланыла - 20 тапкырдан артыграк. Бу җимеш җәннәттә тәкъдим ителәчәк бер нигъмәт итеп сүрәтләнә. Шул сәбәпле, күпләр аны Ислам һәм мөселман төшенчәләре белән бәйләп карый. Чынлыкта да бу мөселманнар өчен генә файдалы җимешме? Финик җимеше турында сез моңарчы белмәгән хәбәрләрне бүген...
-
Әллә язмыш, әллә ялгыш...
3 сентябрь киче. Күк йөзен каракучкыл болытлар каплап алган, ялт-йолт килеп яшен яшьни. Күзгә бармак белән төртсәң дә берни күренми торган караңгылыктан бар күңелне шомлылык биләп ала. Чү, тукта, Кукмарадан Мамадыш ягына таба баручы юл читенә нишләп шулкадәр машина тезелде икән, ЮХИДИ инспекторлары, коткаручылар да күренә түгелме соң? Машинада талгын...
-
Кукмара мәдрәсәсендә “Ислам – тынычлык дине” дигән темага лекция үткәрелде
Кукмара мәдрәсәсендә кичке бүлек шәкертләренең гомуми җыелышы үткәрелде. Җыелыш башында укучылар алдында район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев "Дини гыйлем алуның фазыйләтләре" дигән темага вәгазь сөйләде.
-
Автомобиль йөртүчеләр өчен 5 яңалык
1. Сентябрь азагында Татарстанда бензин кыйммәтләнгән. Бәяләр 30-60 тиенгә генә күтәрелсә дә, аерма сизелә. Иң кыйммәтле ягулык Әлмәттә: АИ-92 бензинының литры 36,9 сум тора икән. Казанда да бензинның уртача бәясе шул тирәдә тирбәлә. АИ-95 бензинының литры 39,72 сумга җиткән. Автомобиль газы шулай ук 7 процентка күтәрелгән. 2. Россия Дәүләт Думасы...
-
Кукмарада ярминкә узачак
30 сентябрьдә Кукмарадагы ярминкә мәйданында ("Добреев" кибете янында) Өлкәннәр көненә багышланган ярминкә оештырыла. Башлана 8.00 сәгатьтә.
-
Кукмарада гражданлык оборонасы буенча штаб өйрәнүләре узачак
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә Хөрмәтле кукмаралылар! Россия Федерациясе Хөкүмәте кушуы буенча агымдагы елның 4-6 октябрендә башкаручы властьның федераль органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән берлектә гражданлык оборонасы буенча штаб өйрәнүләре үткәрү планлаштырылган. Гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне тоту темасы буенча оешмаларда һәм гомумбелем...
-
Кукмара аграр көллияте студентлары – экстремистлыкка каршы (фото)
"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында Кукмара агарар көллиятендә студентлар белән очрашу узды.
-
Салават Фәтхетдинов аю биетә: аюы татарча аңламый
Салават Фәтхетдинов социаль челтәрдәге аккаунтында ниндидер зоопарктан видео урнаштырган. "Күңелем ял итә торган урыннарның берсе", - дип язып куйган җырчы. Аю баласын һәм песине кулланучылар да бик яраткан. "Зоопарк ачсагыз, сезнеке булган өчен генә бөтен дөньядан кеше килер иде карарга", - дип язганнар. Салаватның русча сөйләшүен дә ошатмыйча, "Татарчага өйрәтегез...
-
Мичтә пешкән горбуша балыгы
Балыкны чистартып, турап пыяла савытка тезәбез. Соус әзерлибез: тирәнрәк савытка бер өлеш су, ике өлеш майонез, бераз тоз, тәмләткеч салып, миксер белән күпертәбез, шул соусны балык өстенә агызабыз. Савытның өстен фольга белән каплап, тишекләр ясап чыгабыз, "капкач"ның бер почмагы ачык калса да була, алайса соус кайнап агып чыгарга мөмкин. 45-50...
-
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта
Хезмәт хакы 2018 елның 1 гыйнвареннән 4 процентка, 2019 һәм 2020 елларның 1 октябреннән 4 процентка индексацияләнәчәк.
-
"Вахитов" җәмгыятендәге үзгәрешләр башкаларга маяк булырлык
"Исток-Агро" җәмгыяте таркалганнан соң, "Уңыш" бүлекчәсенең Вахитов исемендәге хуҗалык канаты астында "Вахитов" җәмгыяте булып оешканына ел ярым вакыт үтте. Хәзерге һәм элеккегене чагыштырып карасаң, биредәге үзгәрешләрне җир белән күк аермасына тиңләрлек. Әлеге хуҗалыкта үткәрелгән семинар-киңәшмәдә катнашучылар моңа үзләре дә инана алды.
-
Тәрбияче - икенче әни ул (фото)
27 сентябрь - тәрбиячеләр көне Балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр белән аралашканда, үзең дә сизмәстән, сабый вакытларыңа кайтасың. Карашларыннан үзгә бер җылылык бөркелә, әйтелгән һәр сүзләре йомшак, ипле була аларның. Кукмараның "Салават күпере" бакчасында инде өч дистә елдан артык хезмәт куючы Гөлфия Хаҗиәхмәтова да нәкъ менә шундыйлардан.
-
Кукмаралыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
29 сентябрьдә, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру кысаларында район нотариуслары, прокуроры һәм адвокатлары тарафыннан халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча бердәм көн үткәрелә. Әлеге чара Кукмара поселогы, Ленин урамы, 15, 1 кат, "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә узачак.
-
Матурлык файдалымы?
Тырнакларыбыз матур булсын өчен гел буяп йөрергә тырышабыз. Тырнак буявын сайлаганда аның составына карарга башка да килми. Баксаң, анда тырнак, хәтта кеше организмы өчен зарарлы матдәләр бар икән. Тырнак буяуларының күбесенең составында нитроцеллюлоза дигән матдә бар. Бу тырнаклар өчен бик зыянлы, озак кулланган очракта тырнаклар саргая, тиз сынучанга әйләнә. Бәясе...