26 май 2017 яңалыклары
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре - Югары Арбаш мәктәбендә (фото)
"Игътибар - балалар!" акциясе кысаларында Югары Арбаш мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган "Имин каникуллар" дигән чара оештырылды. ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов, укучылар белән аралашканнан соң, әти-әниләр белән дә очрашты. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт учреждениесенең Кукмара районындагы бүлекчә начальнигы Елена Яковлева балаларга һәм өлкәннәргә юл хәрәкәте иминлегенә багышланган фильм һәм роликлар...
-
Тат.Тулба балалары өчен язгы экскурсия оештырылды (фото)
Көтеп алган җылы, язгы матур көннәрнең берсендә без, мәдәният йорты хезмәткәрләре, укучыларда табигатькә, туган җиргә мәхәббәт, соклану хисе, сакчыл караш, табигатьне сакларга омтылыш, экологик культура тәрбияләү максатыннан, язгы табигатькә сәяхәт оештырдык. Авылыбызның соклангыч табигатен күрү өчен тау башында, Нократ елгасы янында ял иттек. Мәдәният йорты директоры Дания апалары балаларга авылыбыз...
-
Янил урта мәктәбендә - “Соңгы кыңгырау” бәйрәме (фото)
3 чыгарылыш укучысы, кунаклар өчен сюрпризлар, искиткеч концерт һәм мини-репортаж (+фото) 25 майның җылы, кояшлы, матур көнендә балачак юлларым, белем алган газиз, кадерле Янил урта мәктәбендә 2017нче елның чыгарылыш сыйныф укучыларының "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә махсус кунак булып чыгыш ясадым. Әлбәттә, бик теләп ризалык бирдем һәм түземсезлек белән көттем бу көнне....
-
Әлфинә Әзһәмованың игезәк сыңарын тапканнар (ФОТО)
Соңгы вакытта, инстаграм белән кулланучылар арту сәбәпле, җырчылар үзләренә бик нык охшаган кешеләрне таба башлады. Алай гына да түгел, татар эстрадасы мультфильм геройларына да охшый икән. «Идел» журналы Әлфинә Әзһәмовага «Яшьләр тукталышы»н алып баручы Айзилә Батрханова бик нык охшаган булуын ачыклады. Охшаганмы? Ә бу кем? Рамил Шәрәпов. Охшаган бит! Идел
-
Кукмараның биюче кызлары имтихан тапшырды
Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә бию бүлекчәсенең күчерү имтиханнары узды. Укучылар "Классик бию" һәм "Халык биюе" фәннәре буенча имтихан тотты. Һәр бала сынауны уңышлы узды.
-
Кукмарада “Әлифба” бәйрәме гөрләде (фото)
Кукмараның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда беренче сыйныф укучылары өчен "Әлифба" бәйрәме узды. Әлеге чара Славян язуы һәм мәдәнияте көне уңаеннан оештырылды. Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары бәйрәмне алып бардылар һәм катнаштылар. Әкият һәм мультфильм геройлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
-
Биек үкчә файдалымы?
Англия галимнәре сенсацион нәтиҗәгә килгән. Алар фикеренчә, биек үкчә тез буыннарын авыртудан саклый икән. Биек үкчәле аяк киеме киюче хатын-кызлар, тәбәнәк үкчә киючеләргә караганда тез буыннарындагы артрит белән ике тапкыр сирәгрәк авырыйлар, имеш. Бәлки бу буыннарның билгеле бер дәрәҗәдә көчсезләнүе белән бәйледер, ә бәлки биек үкчәле аяк киеме киючеләр үзләренең...
-
Апрель аенда сөт җыючыларның шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләре
Апрель аенда сөт җыючыларның шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләре (бер литры - сумнарда). Янсыбы - М.Зәкиуллин - 21. Иске Йорт - Р.Рәхимҗанов - 20. Байлангар, Сазтамак - "Тургай" - 20. Березняк, Камышлы - Н.Таҗмиев - 19,5. Аман-Оштырма - Р. Гаврилов - 19. Аш-Буҗи - Ф.Мәннәпов - 20,98; М.Зәкиуллин -...
-
Ураза – фарыз гамәл
Раббыбыз Аллаһы Тәгалә Үзненең изге китабы Коръәндә әйтте: "Әй мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә фарыз ителгән кебек, сезгә дә (һәр елны бер ай) ураза тоту фарыз ителде. Шушы фарыз гамәлне үтәп, бәлки, сез дә тәкъвалык (һәм котылу) юлына басарсыз..." ("Бәкара" сүрәсе, 183 аять). Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләм үзенең бер мөбарәк хәдисендә әйтте: "Ислам...
-
Иске корылмалар Кукмараны бизәми
Кукмара көннән-көн үсә, үзгәрә, ләкин поселокны ямьсезләп торучы күренешләр дә күзгә чалына. Мәсәлән, Комаровлар тукталышыннан алып, тимер юл буенча вокзал ягына таба менгәндә иске корылмалар җәелеп ята. Кукмарага килеп керүгә иң беренче шулар күзгә ташлана бит. Аннан соң Планетарная урамында да кайбер йортлар янында бакча коймалары җимерелеп, тирә-ягын америка өрәңгесе...
-
Автоцистерна белән “Лада” бәрелешкән
Һәлакәт М7 трассасының 895нче километрында булган. (Казан, 26 май, "Татар-информ"). Бүген төнлә Теләче районында Мәскәү номерлары белән булган "Вольво"автоцистернасы "Лада Гранта" автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машина йөртүче һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Һәлакәт төнге сәгать 3тә...
-
Туңдырма белән бананнан коктейль (рецепт)
Бүген татлы һәм тәмле коктейль рецептын тәкъдим итәбез. Коктейль өчен: 400 мл сөт, 200 грамм туңдырма, 1 аш кашыгы сыек бал, 1 өлгергән банан. Эш тәртибе: өлгергән бананны чистартырга һәм ¼ салкын сөт белән блендерга салып тугларга, аннары туңдырманы өстәргә, калган сөтне өстәп бетерергә һәм эчемлекне авыз итеп карарга. Әгәр...
-
Зур Сәрдектә чыгарылыш укучылары өчен дискәтүк оештырылды (фото)
Зур Сәрдекнең тагын бер матур традициясе - чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп формасы белән, Соңгы кыңгырау бәйрәменнән соң мәдәният йортына дискотекага килүе. Урамнан мәктәп җырларын җырлап узган укучыларны карап, изге теләкләр теләп калырга бар халык чыга. Алдан унберенчеләр, бераздан тугызынчы сыйныфлар җырлап уза. Махсус программа белән куелган дискәтүктә алар мәктәп формасыннан...
-
Сорау-җавап
Мин Ядегәр авылының Дружба урамында яшим. Каршы Гагарин урамында яшәүче күршеләр егерме ел элек Дружба урамына сайгак ярдырып өеп куйганнар иде, хәзер ул агач материаллары череп, бөтен урамны ямьсезләп ята. Шулар ук язгы су юлын каплап, бөтен урам сазга әйләнде. Расим САДЫЙКОВ, Ядегәр авылы Әлеге хатка район Башкарма комитеты җитәкчесе...
-
Мөфтият хәбәрләре
Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәтендә булып узган казыят утырышында Рамазан ае белән бәйле мәсьәләләр буенча шундый Карар кабул ителде: Рамазан аеның беренче көне - 27 май. Беренче тәравих намазы 26 майда укыла. Тәравих намазлары республикабыз мәчетләрендә 20 рикәгать итеп укылырга тиеш. Быелгы ураза 29 көн дәвам итеп, 24 июньдә тәмамлана....