Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янил урта мәктәбендә - “Соңгы кыңгырау” бәйрәме (фото)

3 чыгарылыш укучысы, кунаклар өчен сюрпризлар, искиткеч концерт һәм мини-репортаж (+фото) 25 майның җылы, кояшлы, матур көнендә балачак юлларым, белем алган газиз, кадерле Янил урта мәктәбендә 2017нче елның чыгарылыш сыйныф укучыларының "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә махсус кунак булып чыгыш ясадым. Әлбәттә, бик теләп ризалык бирдем һәм түземсезлек белән көттем бу көнне....

3 чыгарылыш укучысы, кунаклар өчен сюрпризлар, искиткеч концерт һәм мини-репортаж (+фото)

25 майның җылы, кояшлы, матур көнендә балачак юлларым, белем алган газиз, кадерле Янил урта мәктәбендә 2017нче елның чыгарылыш сыйныф укучыларының "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә махсус кунак булып чыгыш ясадым. Әлбәттә, бик теләп ризалык бирдем һәм түземсезлек белән көттем бу көнне. Мәктәбемнең ишекләрен ачып җибәрүгә тукталып калдым... Нинди матурлык! Әкияти, искиткеч, күз явын алырлык табигать: агачлар, матур-матур чәчәкләр, хәтта районыбызның бер генә мәктәбендә дә булмаган, күптән түгел генә төзелгән искитмәле фонтан. Янил мәктәбенең шушы табигатен, чисталыгың, сокландыргыч җирләрен күреп сөендем һәм горурландым.

Мәктәптә килүгә белем алучы укучылар, яраткан укытучыларым мине сөенеп, елмаеп каршы алдылар. Сагынганнары, якын итүләре, кунакчыл булулары әллә кайдан күренеп тора аларның! Озак очрашып, күрешеп тормасак та, күңелем мәктәбемә, белем биргән укытучыларыма, дусларыма тарта.

Бәйрәмнең беренче өлеше искиткеч һава торышы, күтәренке рух белән саф һавада башланып китте. Бу елны Янил мәктәбен тырыш, акыллы, 11 ел буена зур уңышларга ирешкән өч кыз тәмамлый. Сыйныф җитәкчеләре - республика, районкүләм конкурслар җиңүчесе, һәр кешегә шатлык өләшүче, ярдәм кулын сузучы, олы йөрәкле, әлеге өч кызны җитәкләгән тәҗрибәле укытучы Хисмәтова Айсылу Хадиулла кызы.

"Соңгы кыңгырау" бәйрәмен Янил урта мәктәбе директоры Ришат Шакиров ачып җибәрде. Ул элеккеге мәктәп директоры Равил Зарипов һәм якташыбыз, шагыйрь Рәшит Бәшәрнең сәламнәрен һәм котлауларын җиткерде. Мәктәп укучыларына һәм белем бирүче укытучыларга республика, районкүләм олимпиадаларда, конкурсларда зур дәрәҗәләргә ирешүләре өчен дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Шулай ук 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларының барысы да Бердәм дәүләт имтиханнарына кертелү турында җиткерде: "Барлык укучыларны, мәктәп коллективын чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм! Барыгызга да киләчәктә зур уңышлар, исәнлек-саулык телим". Бәйрәм белән уртаклашырга шулай ук Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе урынбасары Рәис Хөсәенов та килгән иде. Ул чыгарылыш укучыларына изге теләкләрен җиткерде: "Янил урта мәктәбе көннән-көн үсә бара. Бүгенге көндә мәктәп зур үзгәреш кичерә. Бик матур фонтан эшләнелгән, укучыларга ныклы белем бирелә. Әлеге мәктәпнең хуҗалык эшләренә ярдәм итүе безне бик сөендерә. Күреп торасыз, мәктәп директоры бүген күпме укучыга районнан килгән олимпиадаларда, конкурсларда катнашучыларга бер кочак дипломнар тапшырды. Бу безнең очен дә, калганнар өчен дә зур сөенеч. Районда әлеге мәктәптәге кебек тырыш, сәләтле укучылар бик сирәк".

Кукмара районының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова район башлыгының бәйрәм котлавын һәм шәхсән үз исеменнән чыгарылыш укучыларына кайнар теләкләрен җиткереп, бәйрәм белән тәбрикләде.

Чыгарылыш укучыларының әти-әниләре, башлангыч сыйныф җитәкчеләре Людмила Нуриева, ветеран укытучылар Нүрзия-Илдар Хөрәмшиннар күркәм бәйрәм белән котлау сүзләре ирештерделәр. Әлеге чыгарылыш укучылары - Илүзә Маликова, Альбина Григорьева, Гөлназ Мөхәрләмовалар районыбызның данлыклы, Венера Зарипова җитәкчелегендәге "Энҗе" бию төркеме солистлары. Белем, мәдәният өлкәсендә алар югары дәрәҗәләргә ирештеләр.

"Соңгы кыңгырау" бәйрәменең беренче өлеше чыгарылыш укучылары, беренче сыйныфка аяк атлаучы нәни балалар, чараны алып баручы Алия Шаһабиева-Фәнзил Газизуллиннар көче белән әзерләнгән җыр-бию, концерт номерлары белән үрелеп барды.

Ә чараның икенче өлеше исә мәктәпнең актлар залында узды. Белем иленең түренә узгач, анда барлык кунакларны тагын да зур могҗизалар көтә иде: мәктәп укучылары, укытучылары белән әзерләнгән кул эшләре, күргәзмәләр, белем йортында киләсе елларда тормышка ашачак проектлар. Мәктәп киләчәге әлеге тырыш укучылар кулында дип уйлап куйдым. Тырышып эшләнгән, гүзәллек, "аһ" диярлек матурлык иде анда.

Актлар залында мәктәп укучылары, "Энҗе" бию төркеме, укытучылар, төрле еллардагы чыгарылыш укучылары көче белән әзерләнгән кызыклы видеоязмалар, концерт номерлары әзерләнгән иде. Әлеге "Соңгы кыңгырау" чарасын оештыручы укытучылар Ләйсән Галләмова, Рәйхан Гыйльмуллин, Айсылу Хисмәтовалар - мәктәптә узучы һәр бәйрәмне җиренә җиткереп уздыручылар.

Менә шундый күңелле, онытылмаслык, минем өчен күптән көтелгән очрашу булган, югары дәрәҗәдә узган бәйрәм чарасында булдым. Районыбызда Янил мәктәбенең югары урында булуына тагын бер кат инандым! Болар барысы да мәктәп директоры Ришат Рашид улы тырышлыгы, аның югары хезмәте белән мәктәбебез көннән-көн матурлана, югары дәрәҗәләргә, исемнәргә ирешә! Сезнең хезмәтегезне һәркем күрә, ишетә. Ришат Рашидович һәм мәктәп коллективына мин зур рәхмәтләремне җиткерәм. Янил мәктәбен үстерүегез, төпле белем бирүегез, ярдәм итүегез барыбызны да сөендерә. Афәрин Сезгә! Мәктәп коллективы һәм бу елгы чыгарылыш укучыларына алдагы тормышларында исәнлек-саулык, матур тормыш, гаилә бәхете, БДИ имтиханнарын исән-сау тапшырып, уку йортларына керергә насыйп булсын! Хәерле юллар Сезгә!

Әлеге бәйрәмнән Сезгә фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Нияз Кәримуллин, Казан дәүләт мәдәният институты студенты, 2014 нче елгы чыгарылыш укучысы.

Нурсалих Тимергалиев һәм автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев