Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Автоцистерна белән “Лада” бәрелешкән

Һәлакәт М7 трассасының 895нче километрында булган. (Казан, 26 май, "Татар-информ"). Бүген төнлә Теләче районында Мәскәү номерлары белән булган "Вольво"автоцистернасы "Лада Гранта" автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машина йөртүче һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Һәлакәт төнге сәгать 3тә...

Һәлакәт М7 трассасының 895нче километрында булган.

(Казан, 26 май, "Татар-информ"). Бүген төнлә Теләче районында Мәскәү номерлары белән булган "Вольво"автоцистернасы "Лада Гранта" автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машина йөртүче һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Һәлакәт төнге сәгать 3тә М7 трассасының 895нче километрында булган. Юл-транспорт һәлакәте аркасында җиңел машина йөртүчесе урында ук үлгән.

Зур Нырсы авылы посты янгын сүндерүчеләре урынга килеп, автомобиль аккумуляторын сүндергән һәм махсус гидравлик корал ярдәмендә "Лада Гранта" автомобиленнән машина йөртүченең үле гәүдәсен алган.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев