21 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Яңа Комар авылы балалары клуб территориясенә куаклар утыртты (фото)
Яңа Комар авылы клубында балалар катнашында "Көзге стартлар" уены оештырылган. Шулай ук "Мәрхәмәтлелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында клуб территориясенә куаклар утыртылган.
-
Урманда хатын-кыз мәете калдыклары табылган
Яшел Үзән районында хатын-кыз гәүдәсе калдыклары һәм кием фрагментлары табылган. Экспертлар фикеренчә, ул 2 ай чамасы элек үлгән булган. Әлеге хатын-кыз куе зәңгәр джинсы, каралы-сорылы свитер, кара сапоги, кызгылт кирпеч төсендәге куртка, кызыл төстәге бәйләгән башлык кигән булган дип фаразлана. Хәзер суд медицина экспертизасы үткәрелеп, югалган кешеләр исемлеге базасы тикшерелә....
-
Юл фаҗигасе: автомобиль кюветка төшеп, әйләнеп капланган (фото)
Һәлакәт вакытында йөртүче саклык каешын эләктермәгән булган. Кичә иртәнге сәгать алтыда Спас районында «Джили» автомобиле йөртүчесе үлде, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ матбугат хезмәте. Алексеевск - Югары Колок - Тукай трассасының 16нчы километрында «Джили» автомобиленең 24 яшьлек йөртүчесе тизлекне арттырган һәм идарә итүдә контрольне югалткан....
-
Атна азагына 20 градуска кадәр җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының яхшырачагын җиткерә. Синоптиклар фаразына ышансаң, алда торган ялларда - 24 һәм 25 сентябрьдә республикадан яңгырлы көннәр чигенергә тиеш. Ә аңа кадәрге өч тәүлектә Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак - төнге томан, вакытлы яңгырлар, көчәючән җил, хәтта яшен булу ихтималы да кире...
-
Миннәхмәт абый Шаһабиев - гомерен, күңелен ветеринария эшенә багышлаган мөхтәрәм ветеран
Яшь чакта бер дә картаймассың шикелле. Миннәхмәт абый Шаһабиев та безне: "Тешләр коела, чәчләр агара, зиһен тарала, я әйтеп кара: бу кайчак була? - дип, уены-чыны белән бергә каршы алды. Миннәхмәт абый чыгышы белән Купка авылыннан булып, бүгенге көндә Кукмарада тыныч картлыгын кичерә. Бөтен гомерен, күңелен ветеринария эшенә багышлаган мөхтәрәм...
-
Бер мизгел (шигырь)
Салкын караштан да күңел әрни, Йөрәк бит ул тоя - бик сизгер. Нигә безгә сөелеп яшәмәскә? Сөю бит ул - татлы бер мизгел. Авыр сүзләр телгәли бәгырьне, Назлы сүзгә сусый бит күңел. Нигә безгә яшьнәп яшәмәскә? Яшәү бит ул - татлы бер мизгел. Парлап яшәүләрнең кадерен белик Син дә, мин...
-
Район газетасына язылу дәвам итә
"Хезмәт даны" газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына подписка бара. Ярты елга язылу бәясе 600 сум. Газетага почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә язылырга мөмкин. Ә районыбыздан читтә яшәүче якташларыбызга газетаның электрон варианты (1 айга - 50 сум) тәкъдим ителә.
-
Казан яңа купюралар өчен символлар конкурсында беренче урынга чыкты
Татарстан башкаласы 157 мең 322 тавыш җыйган, шулай итеп төп көндәшләре саналган Севастопольне һәм Сочины узган. Казан Россия Үзәк банкының 200 һәм 2000 сумлык номиналлы яңа купюралар өчен символлар конкурсында беренче урынга чыкты. Тавыш бирү бара торган сайттагы мәгълүматлар буенча Татарстан башкаласы 157 мең 322 тавыш җыйган, шулай итеп төп...
-
Кукмара районында быел 245 малай, 215 кыз бала туган
(Кукмара, 21 сентябрь, "Хезмәт даны"). Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның 8 аенда районда 460 бала туган. 135 гаиләдә - беренче, 194ендә - икенче, 96сында - өченче, ә 38ендә дүртенче һәм аннан соңгы балалар дөньяга килгән. Яңа туган сабыйларның 245е - малайлар булса, 215е - кызлар. Иң өлкән әтигә...
-
Быел Кукмарада алты күпфатирлы йорт куллануга тапшырылды
(Кукмара, 21 сентябрь, "Хезмәт даны"). Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә тормышка ашырылучы 35 дәүләт программаларының барысында да диярлек районыбыз актив катнашып килә, агымдагы елга төзелеш эшләренең күләме 1 миллиард 478 мең сум булыр дип көтелә. Бу күләм артырга да мөмкин, республика бюджетыннан өстәмә акчалар бирелә. Әле өч көн элек кенә...
-
300 меңләп пенсионерга бер тапкыр түләнә торган 5000 сум акча эләкмәячәк
Дмитрий Медведев август ахырында Хөкүмәт 2016 нчы елгы пенсияләрне индексацияләүне 5 мең сум акча белән алыштырылуы турында хәбәр иткән иде. (Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Даими рәвештә чит илдә яшәүче 300 меңләп пенсионер бер тапкыр түләнә торган 5 мең сум акчаны алмаячак, дип белдерә РБК. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев август ахырында...
-
Якташыбыз Фоат абый Галимуллин орден медале белән бүләкләнде
(Кукмара, 21 сентябрь, "Хезмәт даны"). Әдәбиятны һәм сәнгатьне үстерүгә мөһим өлеш кертүе, күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен "Казан (Идел буе) федераль университеты" югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы профессоры, "Татарстан...
-
Кукмарада бүген “Кичке уен” узачак
Кукмараның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда Поч.Кучук һәм Ятмас Дусай авыл җирлекләренең үзешчәннәре катнашында "Кичке уен" оештырыла. Башлана сәгать 20.00дә. Рәхим итегез! Искәрмә: һава шартлары белән бәйле рәвештә бәйрәмнең район Мәдәният йортына да күчерелүе ихтимал.
-
“Родничок” ширкәтенең дача хуҗалары белән очрашу була
Игътибар! "Родничок" ширкәтендәге дача хуҗалары 22 сентябрьдә 17 сәгатьтә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә булачак очрашуга чакырыла. Үзләре белән милеккә, җиргә хокукны раслаучы документларны алып килү сорала.
-
Район хәрби комиссариатында кызу эш бара
Армиягә көзге чакырылыш якынлашу уңаеннан район хәрби комиссариатында кызу эш бара. -Яше җиткән, хәрби хезмәткә барырга тиешле егетләрне чакыртып, аларның гаилә хәлен, уку йортына кергәннәрме, сәламәтлекләре ничек - барысын белешәбез. Авыртулардан зарланган очракта алдан ук медицина тикшеренүе үтү өчен үзәк район дәваханәсенә җибәрәбез. 1 октябрьгә кадәр барлыгы 200ләп егет чакырылачак,...