Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миннәхмәт абый Шаһабиев - гомерен, күңелен ветеринария эшенә багышлаган мөхтәрәм ветеран

Яшь чакта бер дә картаймассың шикелле. Миннәхмәт абый Шаһабиев та безне: "Тешләр коела, чәчләр агара, зиһен тарала, я әйтеп кара: бу кайчак була? - дип, уены-чыны белән бергә каршы алды. Миннәхмәт абый чыгышы белән Купка авылыннан булып, бүгенге көндә Кукмарада тыныч картлыгын кичерә. Бөтен гомерен, күңелен ветеринария эшенә багышлаган мөхтәрәм...

Яшь чакта бер дә картаймассың шикелле. Миннәхмәт абый Шаһабиев та безне: "Тешләр коела, чәчләр агара, зиһен тарала, я әйтеп кара: бу кайчак була? - дип, уены-чыны белән бергә каршы алды.

Миннәхмәт абый чыгышы белән Купка авылыннан булып, бүгенге көндә Кукмарада тыныч картлыгын кичерә. Бөтен гомерен, күңелен ветеринария эшенә багышлаган мөхтәрәм ветеран ул. Әле хәзер дә барысы белән кызыксынып, кайгыртып тора.

Ветеринария эшенә кереп китүенә бердән, авыл малае, хайваннарны яратуы этәргеч булса, икенчедән, күңеленә уелып калган кызганыч вакыйганың да йогынтысы булмый калмагандыр.

-Элек мал асраган кеше хәлле саналды, гәрчә әле хәзер дә бу шулай. Сугыштан соңгы еллар иде. Авылда Нәҗибә исемле апаның сыеры авырып үлеп китте. Ул бу югалтуны шулкадәр авыр кичерде ки, хәтта акылына да зыян килгән иде. Өлкәннәр аны хәтерлидер. Ай, сыерым, дип ачыргаланып, малын эзләп, авылны гел әйләнеп йөргәне истә. Шул апаны жәлләп, сыерын нишләп дәваламадылар, ярдәм итмәделәр икән дип уйлый идем, - диде Миннәхмәт абый, хатирәләргә бирелеп.

Белем алып, Кукмара районара ветеринария станциясенә табиб-эпизоотолог булып эшкә урнашкан егет, озак та үтмәстән, лаборатория мөдире итеп билгеләнә. Барлык авырлыкларны җиңә-җиңә, малларның сәламәтлеге, кешеләрнең иминлеге өчен янып-көеп эшләп, утыз биш ел гомере узып та китә.

-Ул вакытта безнең станция Кукмара, Саба, Әгерҗе, Тәкәнеш районнарына хезмәт күрсәтә иде. Үзвакытында прививкалар ясау, нинди авыру чыкса да, урынга барып, материал алып кайтып тикшерү кебек эшләр белән юлда күп йөрелде. Көндез генә түгел, төнлә дә эшләргә туры килде. Берсендә, кичке сәгать тугыз-уннар булгандыр "Татарстан" колхозыннан сыерлар авырый дип шалтыраттылар. Барсак, малларның кайсы егылган, кайсы көчкә сулыш ала. Вакытында тикшереп, терлекләрне дәвалый, аякка бастыра алдык. Азык рационына кушыла торган карбамид дигән матдәне тиешле нормадан арттырып биреп, сыерлар агуланганнар иде, - дип, үткәннәргә кайтып килде ветеран.

Ящур, себер түләмәсе, котыру кебек куркыныч авыру "учаклары" да кабынып тора. Аяныч тәмамланган очраклар да була. Үрәсбаш авылында бер шәхси хуҗалыкка котыру авырулы төлке кереп, сарыкларга ташлана, хуҗабикәне дә тешли. Әмма ул табибларга күренүне кирәк санамый һәм әлеге хәл үлем белән тәмамлана. Алтмышынчы елларда себер түләмәсенең генә дә җиде очрагы теркәлә. Шуның берсендә авылдан базарга сатарга дип, ит алып киләләр. Тикшерү вакытында итнең зарарлы булуы ачыклангач, мөгезеннән алып, тоягына кадәр яндырып юк итәләр. Әгәр ветеринария хезмәткәрләре игътибарсыз калдырса, бу очракта ярты район зарарланган булыр иде. Тагын бер очрак. "Элеккеге "Гигант" колхозында ат авырый башлый, һәм аның итен, тикшереп тормыйча, ашханәгә җибәрү өчен складка тапшыралар. Ә унсигез килограммын мәктәптә чыгарылыш кичәсендә ризык хәзерләү өчен дип алып куялар иде. Берничә көн үткәннән соң, район дәваханәсенә кулында җәрәхәт барлыкка килгән бер кеше килә. Табиблар аны караганнан соң, себер түләмәсе дип, район җитәкчелегенә хәбәр итәләр. Күрәсең, малны эшкәрткән вакытта аның кулында ярасы булып, ул шуннан зарарланган була. Тиз генә кирәкле инструментларны алып чыгып киттек, - диде Миннәхмәт абый. - Янгын сүндерүчеләр кебек һәрвакыт чыгып чабарга әзер тордык. Лабораториядә дә тикшерү өчен ак тычкан, куян, сарык кебек хайваннар асрый идек".

Табиблар кешеләрне, ә ветеринарлар кешелекне дәвалый, диләр. Чыннан да, кечкенә генә бөҗәкләр дә кешеләрне зарарларга мөмкин. Ә без яратып ашый торган сөт-май, ит ризыклары - барысы да хайван продукциясе. Шуңа күрә җаваплылык хисе беркайчан да ташламый әңгәмәдәшемне. Хезмәтен яратканы, бар күңелен биреп эшләгәне әйткән һәр сүзеннән, җөмләсеннән аңлашыла. Әле лаеклы ялга чыккач та, эшкә чакырып китерәләр аны, киңәшче булып тагын унбер ел хезмәт куя ул.

Миннәхмәт абый тормыш юлдашы итеп Кукмара кызы Кәүсәрия апаны сайлый. Бер-берсен аңлап, чөкердәшеп, бик матур гомер кичерәләр алар, алтын туйга да җитәләр. Әмма рәхимсез авыру гына аларның бәхетле картлыкларына аяк чала. Кәүсәрия апа, пар канатын калдырып, якты дөньялардан китеп бара. Бүгенге көндә Миннәхмәт абый уллары, киленнәре янында гомер кичерә.

-Улларым, киленнәремнән бик уңдым, күз тимәсен. Әти, дип кенә торалар. Өйдәге тәртип, чисталык та - киленнәремнең тырышлыгы, Картлык көнемдә җәмәгатемнең генә китеп баруы бик нык таушалдырды, какшатты. Моңсу булганда баянда уйныйм. Яшь вакытта итек саткан акчага сатып алган идем аны. Үзем белән бергә картайды инде, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев