Каенсарда яшәүче Мотыйгуллинар гаиләсе 12,5 килограммлы карбыз үстергән
Карбызны безнең якларда теплицада гына түгел, ачык һавада да үстереп була икән. Әлеге татлы көньяк җимеше Каенсар авылында яшәүче, шигырьләр һәм кызыклы язмалар авторы Шаһидулла Мотыйгуллин бакчасында тәгәрәп үскән.
-Көзен сатып алган карбызның орлыкларын алып калдык. Үстереп карыйк әле, дибез тормыш иптәшем Сәвия белән, - дип сөйләде ул. - Орлыкларны...