Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каенсарда яшәүче Мотыйгуллинар гаиләсе 12,5 килограммлы карбыз үстергән

Карбызны безнең якларда теплицада гына түгел, ачык һавада да үстереп була икән. Әлеге татлы көньяк җимеше Каенсар авылында яшәүче, шигырьләр һәм кызыклы язмалар авторы Шаһидулла Мотыйгуллин бакчасында тәгәрәп үскән. -Көзен сатып алган карбызның орлыкларын алып калдык. Үстереп карыйк әле, дибез тормыш иптәшем Сәвия белән, - дип сөйләде ул. - Орлыкларны...

Карбызны безнең якларда теплицада гына түгел, ачык һавада да үстереп була икән. Әлеге татлы көньяк җимеше Каенсар авылында яшәүче, шигырьләр һәм кызыклы язмалар авторы Шаһидулла Мотыйгуллин бакчасында тәгәрәп үскән.

-Көзен сатып алган карбызның орлыкларын алып калдык. Үстереп карыйк әле, дибез тормыш иптәшем Сәвия белән, - дип сөйләде ул. - Орлыкларны март аенда тәрәзә төбендәге савытларга утыртып кәлшәләндердек, июнь башында бакчага чыгардык. Төгәлрәк әйткәндә, салкын төньяк җилләреннән йортыбыз каплап торган урынга, кара балчыклы җиргә утырттык. Төпләрен бераз көл белән ашладык. Һәрчак җылымса су сибеп тордык. Суга кысыр чәчәкләрен дә өзеп алып куштык: бу чара башка чәчәкләрне серкәләндерергә ярдәм итә, диләр бит.

Башта бер генә үсентенең җимеше күренгән. Бүтәнчә булмас, ахры, дип шикләнүләренә каршы, бераздан түтәлдә уннан артык нәни яшел "туплар" пәйда булган. Иң гаҗәбе: аларның барысы да август челләсенә кадәр үскән, ә инде августта балланып өлгергән. Карбызга үсү өчен бик үк эссе булмаган һава торышы да ярый, димәк.

Мотыйгуллиннарның бер карбызы 12,5 килограмм тарткан, калганнары - 6-7 килограмм тирәсе. Орлыкның да шәбе туры килгән, күрәсең.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Фото гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев