Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быел Кукмарада алты күпфатирлы йорт куллануга тапшырылды

(Кукмара, 21 сентябрь, "Хезмәт даны"). Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә тормышка ашырылучы 35 дәүләт программаларының барысында да диярлек районыбыз актив катнашып килә, агымдагы елга төзелеш эшләренең күләме 1 миллиард 478 мең сум булыр дип көтелә. Бу күләм артырга да мөмкин, республика бюджетыннан өстәмә акчалар бирелә. Әле өч көн элек кенә...

(Кукмара, 21 сентябрь, "Хезмәт даны"). Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә тормышка ашырылучы 35 дәүләт программаларының барысында да диярлек районыбыз актив катнашып килә, агымдагы елга төзелеш эшләренең күләме 1 миллиард 478 мең сум булыр дип көтелә. Бу күләм артырга да мөмкин, республика бюджетыннан өстәмә акчалар бирелә. Әле өч көн элек кенә Нырья авылында 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелешен башлау өчен акча бүленде, бу эшкә дә керешәчәкләр.Программа кысаларында быел Урта Комар, Зур Кукмара, Лубян, Сәрдекбаш урта мәктәпләре, Поч.Сутер мәктәбенең спорт залы капиталь төзекләндерелде. Район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегендә зур күләмдә ремонт эшләре башкарылды, Зур Сәрдектә модульле фельдшер-акушерлык пункты сафка басты, Адай, Аш-Буҗи, Нырья, Балыклы, Олыяз авылларында ФАПларга ремонт ясалды. Кече Чура, Лельвиж авылларында яңа мәдәният йортлары үз ишекләрен ачты. Бүгенге көндә район Мәдәният йорты төзекләндерелә. Барлыгы 16284 квадрат метр торак, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча күпфатирлы ике йорт, авария хәлендәге торактан күчерү программасы кысаларында дүрт йорт куллануга тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев