21 июль 2016 яңалыклары
-
Машина өчен кеше үтергән
Россия Югары суды 32 яшьлек Әлмәт кешесе, инженер булып эшләгән Дмитрий Пановка карата чыгарылган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды. Татарстан Югары суды аны 19 елга кырыс режимлы колониягә озату һәм моннан тыш 2 елга иреген чикләү турында карар чыгарган иде. Тикшерү органнары һәм суд ачыклаганча, Панов 2015 елның июнендә интернетта 4...
-
Нырты балалары күңел ачты
Нырты авылының төз чыршылар, ямь-яшел чирәм, гөлләр үскән мәдәният йорты бакчасында мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл китапханәчесе көче белән балалар өчен сабантуй уздырылды. Авыл матур, дәртле көйләргә, балаларның шат тавышына күмелде. Алар өчен төрле спорт уеннары, җыр-биюләр, шигырь сөйләүләр оештырылды, бүләкләр тапшырылды. Бу чарага әти-әниләр, әби-бабайлар да җыйналды. Учак ягып, йомырка...
-
Популяр җырчы Лилия Хәйруллина балаларының аяк киеме үлчәмен ничек билгели? (КИҢӘШЛӘР)
Балалар өчен җитештерелә торган товар индустриясе көннән-көн үсә бара. Базарга барсаң да, затлы кибетләргә керсәң дә, балаларга нинди генә кием-салым юк! Аеруча аяк киемен сайлау мөмкинлеге зур. Ләкин аяк киеменең үлчәмен ничек билгеләргә? Бу сорау бик күп ата-ана өчен актуаль булып кала, чөнки үлчәме туры килмәгән очракта, кыйммәтле, сыйфатлы аяк...
-
Игътибар, урманда янгын чыгу ихтималы арткан!
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты. Кызу көннәр тору һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы югары булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителә, диелә хәбәрдә. Синоптиклар мәгълүматы буенча, 22-24 июль көннәрендә Татарстан урманнарында янгын куркынычсызлыгы 4 классны тәшкил итә. Моннан тыш, урыны белән һава торышының да бозылу ихтималы бар...
-
Шоферлар, Кукмарада тукталыш ясаганда игътибарлы булыгыз (фото)
Соңгы вакытта Кукмараның "Пассаж" кибете каршындагы машиналар туктау урынында автомобильләрне кую тәртибе үзгәрде. "Биредә машиналарны юлга параллель итеп куярга, дигән махсус юл билгесе тора. Әмма шоферлар аңа игътибар итмиләр. Соңгы көннәрдә генә дөрес итеп куелмаган сигез машина ЮХИДИ туталышына озатылды. Аларның хуҗаларына исә юл йөрү кагыйдәләренең 12.19 маддәсе, 4 нче...
-
Олыяз һәм Байлангар үзешчәннәре Кукмарада "Кичке уен" оештырды (фото)
Кукмараның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда "Кичке уен" узды. Олыяз һәм Байлангар авыл җирлекләренең үзешчән артистлары бик матур бәйрәм оештырдылар. Программада җыр-бию, уенннар, дискотека да бар иде. Эльвира Мөбарәкшина хәбәре, Гөлия Нуриева фотолары
-
Ташламалы рецептлар буенча дару препаратлары бирелү дәүләт тарафыннан гарантияләнә
Социаль ярдәм күрсәтү, шул исәптән ташламалы рецептлар буенча дару препаратлары бирелү дәүләт тарафыннан гарантияләнә. Мондый ярдәмне сайлаганда ялгышмау бик мөһим. Авыруның, хәле әлләни борчылу тудырмаган, хроник чирләре "азынмаган" очракта, акчага кызыгып, ташламалы дарулар алу мөмкинлеген акчалата түләүгә алыштыруы гаҗәп түгел. Хәле авыраеп, чир озакка сузыла, озаклап дәвалауны һәм бик күп...
-
“Тойма” ширкәте базасында орлыкчылык буенча семинар-киңәшмә үткәрелде (фото)
Әлеге чарага тоймалылар белән хезмәттәшлек итүче хуҗалык җитәкчеләре, оешма-предприятиеләрдән вәкилләр чакырылган иде. Семинарда катнашучылар яңа төзелгән ашлык складында булдылар, сынау участокларын карадылар, ноу-тилл технологиясе белән таныштылар һәм басу-кырларны иңләделәр. Ризилә Корбанова хәбәре һәм фотолары
-
Бүген Тәмәй авылында “Кичке уен” була
Бүген, кичке сәгать җидедә Тәмәй авылында район Мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында "Кичке уен" оештырыла. Концерт программасы үз эченә төрле уеннарны ала. Дискотека да булачак. Бергәләп ял итик!
-
Зур Кукмарада "Чишмә бәйрәме" узды
Әлеге чара җыр- моң, уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмгә күлүчеләрне тәмле коймак һәм шашлама белән сыйладык, дип хәбәр итә vk.com/kukmortatarstan төркеме.
-
Кукмаралылар уракка төште
Авыл хуҗалыгы тармагында иң мөһим эшләрнең берсе - игенннәрне урып-җыю башланды. Хуҗалыклар арыш һәм борчак суктыруга керештеләр. Беренчеләрдән булып, "Урал" хуҗалыгы, "Вахитов", "Игенче" җәмгыятьләре, "Тукай", "Дружба" агрофирмалары комбайннары кырга чыкты. Район буенча 33000 гектарда бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора. Шул ук вакытта уҗым культураларын чәчү өчен дә җир хәзерләү бара.
-
Кукмаралылар, тавыш бирүдә актив катнашыйк!
Казаныбыз, аның тарихи һәйкәлләре 200 һәм 2000 сумлык купюралар тышлыгына эләгергә мөмкин. Яңа банкнотларның дизайнын билгели торган конкурсны Россия Үзәк банкы игълан итте. Тавыш бирүдә катнашучыларга купюраларда төшереләчәк шәһәрләрне, алардагы истәлекле урыннарны күрсәтергә кирәк. Тавыш бирүнең беренче этабы «Твоя-Россия.рф» сайтында 28 июльгә кадәр барачак.
-
Байлангар авылында 47 яшьлек ир-ат янып үлгән (фото)
20 июльдә Байлангар авылындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыга. Кукмара янгын-коткару хезмәтенә янгын турындагы хәбәр "Глонасс" системасы аша кичке сәгать унберенче яртылар тирәсендә керә. Янгын нәтиҗәсендә торак йорт тулысынча янып бетә, йорт хуҗасы - 1969 елгы ир-ат һәлак була. Хәзерге вакытта янгын чыгуның сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итте Кукмара районы Гадәттән...
-
"Модный приговор" тапшыруында катнашкан Кукмара кызы Маринаны Мәскәүдә дә таныйлар
Үзәк телевизион каналдан барган "Модный приговор" тапшыруын күргәнегез бармы? Бардыр, мөгаен. Бик кызыклы, мавыктыргыч ул: хатын-кызның тышкы кыяфәтен, киенү стилен тулысынча үзгәртеп, гүзәлкәйгә әверелдерүгә корылган. Мин үзем әлеге тамашаны ара-тирә караштыргалап барсам да, анда райондашыбыз Марина Иванованың катнашканын белми калганмын. 2014 елның феврале булган бу. Соң булса да, уң булсын...
-
“Урал” һәм “Рассвет”та сукачылар ярышы узды
Үткән атнада "Урал" хуҗалыгы һәм "Рассвет" агрофирмаларында сукачылар ярышы үткәрелде. Әлеге чарада "Урал"дан - 10, "Рассвет"тан 5 берәмлек техника катнашты. Алар арасында чылбырлы һәм тәгәрмәчле тракторлар да бар иде. Ярышта катнашучыларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән килгән махсус комиссия тикшереп бәяләде. Механизаторлар барысы да ныклап әзерләнгәннәр иде. Иң яхшы...