21 июнь 2016 яңалыклары
-
Яшүсмер су коенырга киткән җиреннән кайтмаган
Мөслимдә Ыкка су коенырга киткән җиреннән кайтмаган 17 яшьлек үсмерне эзлиләр. Бу хакта "Татар-информ" вәкиленә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иттеләр. Үсмернең югалуы турындагы хәбәр 19 июньдә 16.03тә килеп ирешә. Аның дуслары белән Ыкка су коенырга китүе һәм әйләнеп кайтмавы ачыклана. Үсмерне эзләү шул ук...
-
Баланы чыгарылышка әзерләү – 22 мең сум
Быел Россиядә баланы чыгырылыш кичәсенә әзерләү уртача алганда 22 мең сумга төшә. Сораштыруга нигезләнеп төзелгән статистик мәгълүмат шул хакта сөйли. Чыгымнарның 10,3 мең сумы чыгырылыш сыйныф укучысын киендерү өчен тотыла. Ә 11,8 мең сум чамасы бәйрәм кичәсе өчен кирәк булачак. Әле бер ел элек кенә уртача чыгымнар 20,3 мең сум...
-
“Халык контроле” аракы сатучыларны фаш итәчәк
Әйе, законсыз рәвештәге алкоголь сату белән хәзер Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе, башка органнар гына түгел, халык та шөгыльләнәчәк. Республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы шулай дип хәбәр итә. Хәзер һәр кеше законсыз рәвештә алкоголь сатучыларны фаш итә алачак... Моңа сәбәп тә юк түгел, статистика да шатландырмый. Чөнки ялган спиртлы эчемлекләр аркасында...
-
Кукмарада Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узачак
Иртәгә, 22 июнь көнне, Җиңү Паркы каршындагы мәйданда Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.
-
Кукмара типографиясе директоры #подпиширодителей #подпишиблизких акциясенә кушылды
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең социаль челтәрләрдә #подпиширодителей һәм #подпишиблизких хэштеглары белән "Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр"дигән акция игълан итүе хакында хәбәр иткән идек инде. Әлеге акциядән кукмаралылар да читтә калмады. Кукмара типографиясе директоры Мансур Кәрамов та акциягә бик теләп кушылды. Ул районыбызның "Хезмәт даны" газетасына, "Сөембикә", "Ялкын" журналларына язылды. Вакытлы матбугатка язылу...
-
“Хәтер шәме” акциясенә кушылыйк
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан ил күләмендә "Хәтер шәме" акциясе уза. Аның максаты: Бөек Ватан сугышында -фронтта һәм тылда һәлак булганнарны искә алу. Акция кысаларында бүген, 21 июнь көнне, Җиңү Паркы каршындагы мәйданда Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чара узачак. Кулларыбызга яндырылган шәмнәр тотып "Хәтер шәме" акциясенә...
-
Кукмараның "Миләшкәй" бакчасында "Табигатьне саклаучылар" бәйрәме узды
Бөтенроссия балалар экологлар фестивале кысаларында поселокның 9нчы номерлы "Миләшкәй" балалар бакчасында"Әйдәгез, табигатьне саклыйк!" дигән девиз астында "Яшь табигатьне саклаучылар" бәйрәме үтте. Бу бәйрәмнең максаты: яшь буынга экологик тәрбия һәм белем бирү. Зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары геройларга (экологларга) урман буенча сәяхәт иткәндә ярдәм иттеләр. Алар әкият урманында тәртип урнаштырдылар....
-
Җәйге лагерьда ял иткән 13 баланың мәете Мәскәүгә кайтарылган
18 июньдә 47 бала һәм 4 педагог ике көймә белән "Парк-отель Сямозеро" сәламәтләндерү лагереннән су юлы буенча сәяхәткә чыккан җирдә шторм башланып, көймәләре каплана. 14 бала - 12- 13 яштәге 11 малай һәм 3 кыз үлгән, ә бер баланы эзләү дәвам итә. Бу балаларның барысы да Мәскәүдән, араларында ятимнәр һәм...
-
Кукмарада чит ил автомобиле 15 яшьлек баланы бәрдергән
Бәхетсезлек очрагы 16 июньдә, 17.40 сәгатьтә була. Поселокның Гагарин урамында юл йөрү кагыйдәләрен бозган чит ил автомобиле 15 яшьлек җәяүле баланы бәрдерә. Яшүсмер малай авыр тән җәрәхәтләре белән район үзәк дәваханәсенә җибәрелә. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Юлларда һәркем игътибарлы һәм сак булсын, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсен иде. Ранил...
-
Кукмарада “Автоледи” бәйгесе узачак
Руль артында йөрүче гүзәл затлар арасында "Автоледи" бәйгесен оештыру соңгы елларда аеруча матур традициягә әйләнде. Быел әлеге бәйге ЮХИДИ бинасы янындагы мәйданда 23 июньдә узачак. Туташ һәм ханымнарга дәүләт техник күзәтүе узу, автомобильдә фигуралы йөрү, юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча үзара көч сынашу бурычы йөкләнәчәк. Гүзәл затларны бәйгедә көтеп калабыз....
-
Подписка төгәлләнергә дүрт көн вакыт калды
Республика газеталарына язылу вакыты озынайтылды. Район газетасына һәм республика матбугат чараларына 25 июньгә кадәр язылырга мөмкин. Вакыт тиз уза, икенче яртыеллыкта да газетабыздан район хәбәрләре белән танышып барырга теләсәгез, аңа язылып калырга ашыгыгыз. Ярты елга язылу бәясе - 594 сум. Газетага өч айга бүлеп яки ай саен да язылырга мөмкин....
-
Район Советының утырышы була
Өченче чакырылыш район Советының чираттагы тугызынчы утырышы 24 июньдә 9.00 сәгатьтә район Советы бинасында үткәреләчәк. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралачак: милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, милли һәм җәмәгать берләшмәләре, дини оешмалар белән хезмәттәшлекне ныгыту буенча эш; авыл халкының хезмәт активлыгын күтәрү һәм районда шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү; Кукмара районында коррупциянең торышы һәм...
-
Кукмарада Сабантуйлар дәвам итә
24 июньдә, көндезге сәгать унда "Тылсым" халыкка хезмәт күрсәтү үзәге территориясендә ветераннар һәм инвалидлар өчен Сабантуй үткәрелә. Барлык теләүчеләрне бәйрәмдә көтеп калабыз. Равил НИГЪМӘТҖАНОВ, район инвалидлар җәмгыяте рәисе