19 апрель 2017 яңалыклары
-
Сергей Димитриев студентлар белән очрашты
Район башлыгы Сергей Димитриев Казан шәһәренең Универсиада авылында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә белем алучылар - Кукмара районыннан 48 студент белән очрашты. Район башлыгы үзенең чыгышында егет-кызларны районда физик тәрбия һәм спортны үстерүгә чакырды. Студентлар белән очрашуда район мәгариф идарәсе начальнигы Роберт Мансуров, яшьләр эшләре һәм...
-
Төзелештә эшләүче 54 яшьлек хатын-кыз һәлак булган
Хатын-кыз күтәрү краныннан төшеп киткән плитә җимергән тимер-бетон эшләнмә астында кала. (Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). 18 апрельдә Гадел Кутуй урамында урнашкан «Казан йорт төзү комбинаты» оешмасы территориясендә төзелеш эшләре алып барганда, тимер-бетон плитләр эшкәртүче 54 яшьлек хатын-кыз һәлак була. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Тикшерү комитетының Тикшерү...
-
Якташыбыз Миләүшә Хәбетдинова: Балаларга Тукайны Герой итеп күрсәтергә тиешбез!
Әдәбият белгече электрон вариантта Тукай әсәрләре булмавына шикаятен белдерде. (Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Тукайны герой итеп күрсәтү кирәк. Казан федераль университеты доценты Миләүшә Хәбетдинова бүген Казан федераль университетында Габдулла Тукайга багышланган дискуссиядә шул хакта ассызыклады. "Биредә XXI гасыр балалары утыра. Бик җитди мәсьәләләр бар. Тукай турында бөек, даһи...
-
Рузалия Мифтахованы котлыйбыз
Район эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе, юстиция майоры Рузалия Мифтаховага Татарстан буенча Эчке эшләр министры урынбасары - баш тикшерү идарәсе начальнигы Владимир Изаакның рәхмәте белдерелде.Котлыйбыз! http://kukmor-ovd.ru
-
Кукмаралыларны иртәгә нинди һава торышы көтә?
Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, синоптиклар иртәгә, 20 апрельдә Кукмарада болытлы һава торышы фаразлый, яңгыр, кар явуы ихтимал. Температура иртән 0, +2, көндез +2, +3, кичен -1, +2, төнгә -2 градус тирәсе булачак. Атмосфера басымы 739 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә, дымлылык 81%
-
Кукмара музее хезмәткәрләре өмәгә чыкты
"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" барышында музей хезмәткәрләре "Экологик уикенд" акциясенә кушылды, Атлас Булатов исемендәге мәдәният һәм ял паркы территориясен җыештыруда катнашты.
-
«Кичер, улым!» (Бердәнбер улын югалткан ана ХАТЫ)
Күптән түгел безнең ишегалдында яшь бер егетне җирләделәр. Стажлы наркоман булган, диделәр. Дозаны арттырганны йөрәге күтәрә алмаган. Олы кайгы кичергән кешеләрне күргәч, күзләремне аска төшерәм мин: елмаеп дәшсәң дә яхшы түгел, эндәшми калсаң да уңайсыз. Теге көнне улын - бердәнбер өметен җирләгән ана белән очрашудан да качып йөрдем. Тик аның...
-
"Имин тәгәрмәч" бәйгесендә Манзарас командасы беренчелекне алды (фото)
Манзарас урта мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашында "Имин тәгәрмәч - 2017" бәйгесе үтте. Балалар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында оештырылган әлеге чарага район мәктәпләреннән 27 команда килгән иде. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта йөрү буенча үзләренең осталыкларын күрсәтте. Биремнәр шактый катлаулы булганлыктан,...
-
Олыяз мәктәбендә “Фән көне” узды (фото)
Чарада барлык мәктәп укучылары да актив катнашты. Чыгышлардан соң якташыбыз, нефтьче, техник фәннәр докторы, профессор Равил Газизуллинның "Тау бөркете" дигән китабы презентацияләнде, дип хәбәр итте мәктәп директоры Гомәр Хаҗиев.
-
Үлгән кешенең киемнәрен яндырыргамы? (сорау-җавап)
Минем кодагыемның үлгәненә 3 ай гына. Аның кызы бер әйберсен дә тотмады, әбинең бер сандык тулы кәфенлекләре, сөлгеләре калды. Аларны нишләтергә икән? Кемнәрдер яндырырга диләр. Бу дөрес сүз микән? Аннан соң, үлгән кешенең киемнәрен ташларга ярамый, яндырырга кирәк, диләр. Бу чынлап та шулаймы? Миңсәвия ШӘМСЕТДИНОВА, Алексеевск бистәсе Татарстанның баш казые...
-
Бакчачы Фарсель Зыятдинов: “Минуска төшмәсә, апрель буранының зыяны юк”
Республика территориясендә уртача һәм көчле җепшек кар, яңгыр явуы көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясенә көньяк циклоны килү сәбәпле, һава торышы һәм юл шартлары бозылу турында кисәтә. Бу 19-21 апрель көннәрендә күзәтеләчәк. Урыны белән буран чыгачак, күз күреме сизелерлек кими. Кар катламы ятарга мөмкин. Ә бит...
-
Поселокның Ленин урамындагы 12 йорт ишегалдында ниләр генә юк!
Әлеге фоторәсем Кукмараның нәкъ үзәгендә - Ленин урамындагы 12 йорт ишегалдында төшерелде. Бу йорт Кукмара төбәкне өйрәнү музее белән "Татарстан" рестораны арасына урнашкан. Кыш көне кар күп вакытта игътибар ителмәгәндер инде, ишегалдындагы чүп-чар өеме хәзер урамнан узганда ук күренеп тора. Башка елларга караганда күпкә чиста, матур Кукмарабызга күнеккән халык өчен...
-
Тутырылган чуртан балыгы (рецепт)
Тәския Вәгыйзовадан тутырылган чуртан рецептын тәкъдим итәбез. Чуртан (щука) балыгын чистартырга, юарга, баш ягыннан кимерчәген өзеп, тиресенә зыян китермичә, әкрен генә пычак белән койрыкка таба тартып туныйбыз, итләрен кисеп алырга кирәк. Шул балык итен иттарткычтан чыгарырга, берәр уч дөге, суган, әзрәк майлырак ит тә өстәргә, борыч, тоз салырга һәм таякчыклар...
-
ЮХИДИ штрафын түләү турында карарлар – электрон адреска
Халыкка административ штрафларны түләү турында карарларны электрон адресларга җибәрү хезмәте күрсәтелә. Моның өчен эш көннәрендә сәгать 8.00дән 17.00гә кадәр ЮХИДИ бинасының транспортны теркәү яисә административ практика бүлегенә килергә һәм гариза-ризалык бирү язарга кирәк. Гариза тутыру өчен үзең белән транспорт чарасын теркәү турындагы таныклык һәм ИНН күчерелмәләре, электрон адрес (үзеңнеке яисә...
-
Кукмарада Чернобыль атом-электр станциясендәге һәлакәтнең 31 еллыгына багышланган чара узачак
26 апрельдә Чернобыль атом-электр станциясендәге һәлакәтнең 31 еллыгына багышланган тантаналы чара үткәрелә. Анда Чернобыль атом-электр станциясендәге, "Маяк" берләшмәсендә булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, аеруча куркыныч тудырган подразделениеләр ветераннары, шулай ук техноген һәлакәтләрне бетерүдә эшләгән райондашларыбызның тол хатыннары чакырыла Җыелу - 13.00 сәгатьтә район Башкарма комитеты бинасы янында. Актив катнашу сорала.