Поселокның Ленин урамындагы 12 йорт ишегалдында ниләр генә юк!
Әлеге фоторәсем Кукмараның нәкъ үзәгендә - Ленин урамындагы 12 йорт ишегалдында төшерелде. Бу йорт Кукмара төбәкне өйрәнү музее белән "Татарстан" рестораны арасына урнашкан. Кыш көне кар күп вакытта игътибар ителмәгәндер инде, ишегалдындагы чүп-чар өеме хәзер урамнан узганда ук күренеп тора. Башка елларга караганда күпкә чиста, матур Кукмарабызга күнеккән халык өчен...
Узган атнада "Экосервис" оешмасы җитәкчесе Ирек Шәйхетдинов белән шушы хакта сөйләшү булган иде инде. Бу атнаның дүшәмбе иртәсендә биредә очрашырга килештек. Идарәче компаниянең баш инженеры Илдар Зәйнетдинов та шунда иде, чакырган булсак да, поссоветтан гына килергә вакыт таба алмадылар.
Биредә шуның кадәр чүп тавы ясалуның сәбәбен чүп контейнерлары булмауда күрәләр. Ишегалдына керү өлешендәге капка арка (өстән түгәрәкләп) формасында булганлыктан, чүп машинасы бирегә үтә алмый икән.
- Безнең чүп куяр урыныбыз юк, шуңа күрә барысын да монда ташлап барабыз, мин үзем пакетларга салып чыгарып куям. Шушында яшәгәч, бу хәлгә үзебезнең дә эч поша инде, - диде исемен әйтергә теләмәгән бер ханым. - Узган ел җәй көне бер җыештырганнар иде, кыш көне трактор белән кар эттереп, бер машина йөк алып киттеләр. Безнең бу ике катлы йортта кеше күп яшәми инде, күбесе күченде.
Бу ханым белән сөйләшеп торган арада ике салмыш ир-атның подъезд ишегеннән кереп киткәннәре күренде. "Менә шулай теләсә кем йөри инде бездә, ишеккә йозак та куеп карадык, ватып керәләр. Төне буе беренче каттагы "кухня" дип йөртелүче бүлмәгә кереп сыра, аракы эчәләр, тәмәке тарталар. Суны шуннан алабыз без. Кухня уртасында зур торба бар, аңа бәрәләр, фатирга кадәр ишетелә, әйтеп-әйтеп карадык, тыңламыйлар, хәзер эндәшергә дә куркабыз", - дип сүзен дәвам итте ул.
Чыннан да, ул әйткән бүлмәдә җыештыручы ханым сыра, аракыдан бушаган шешәләрне пакетка тутыра, идәннән тәмәке төпчекләрен себерә иде. Без барында гына өч шундый пакетны чүплек янына чыгарып куйды. Биредә эчке эшләр бүлеге хезмәткәре - участок уполномоченныена да эш җитәрлек икән әле.
Шуны да әйтеп үтик, биредә яшәүчеләр каты көнкүреш калдыкларын алып китү һәм утильләштерү өчен ай саен тиешле сумманы түләп баралар. Әйтик, безнең белән сөйләшкән апа яши торган бүлмәдә җиде кеше пропискада тора икән, икенче бер хатын-кыз биш кеше өчен 150 сумга якын акча алганнарын әйтте. Кызык, алып кителмәгән чүп өчен түләнелгән акча кая китә икән?!
Җитәкчеләр чүп контейнерларын йортның икенче ягына, ресторан артынарак куярга сөйләштеләр. Шушы көннәрдә бу мәсьәләне хәл итәргә ышандырды алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев