Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Төзелештә эшләүче 54 яшьлек хатын-кыз һәлак булган

Хатын-кыз күтәрү краныннан төшеп киткән плитә җимергән тимер-бетон эшләнмә астында кала. (Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). 18 апрельдә Гадел Кутуй урамында урнашкан «Казан йорт төзү комбинаты» оешмасы территориясендә төзелеш эшләре алып барганда, тимер-бетон плитләр эшкәртүче 54 яшьлек хатын-кыз һәлак була. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Тикшерү комитетының Тикшерү...

Хатын-кыз күтәрү краныннан төшеп киткән плитә җимергән тимер-бетон эшләнмә астында кала.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). 18 апрельдә Гадел Кутуй урамында урнашкан «Казан йорт төзү комбинаты» оешмасы территориясендә төзелеш эшләре алып барганда, тимер-бетон плитләр эшкәртүче 54 яшьлек хатын-кыз һәлак була. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Беренчел мәгълүмат буенча, хатын-кыз тимер-бетон матриалны эшкәрткән вакытта, күтәрү кранының арканы өзелгән. Краннан ычкынган плитә хатын-кыз өстенә тимер-бетон эшләнмәләрне җимереп төшергән. Нәтиҗәдә ул алган җәрәхәтләрдән урында һәлак булган.

Әлеге очрак буенча «Төзелеш эшләре вакытында, саксызлык күрсәтү нәтиҗәсендә кеше үлеменә китергән куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Хәзерге вакытта килеп чыккан хәлнең барлык шартларын ачыклау буенча тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk