19 апрель 2017 яңалыклары
-
ТР Дәүләт автоинспекциясе һава торышы бозылу сәбәпле машина йөртүчеләргә сак булырга куша
Синоптиклар мәгълүматы буенча, Татарстанда 19, 20 һәм 21 апрель көннәрендә яңгыр, кар көтелә, төнлә һава температурасы -3 градус булачак дип фаразлана
-
Коръән укучылар бәйгесе: Кукмара кызы хаҗга барачак
Баулыда хатын-кызлар арасында Коръәннең соңгы 3 өлешен белүче хатын-кызлар арасында бәйге узды. Чараны республика мөселманнары Диния нәзарәте, ТР көньяк-көнчыгыш казыяты, Баулы мөхтәсибәте һәм Баулы районы администрациясе оештырды. - Ир кешене Коръән укырга өйрәтсәң, белем бер кешегә бирелә. Хатын-кызга Коръән гыйлемен бирсәң, бер нәселгә белем биргән буласын, - дип искә төшерде...
-
Кукмара республиканың 24нче шәһәре булды
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 27нче утырышында депутатлар "Кукмара районының шәһәр тибындагы поселогын үзгәртеп кору һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы закон проектын кабул иттеләр. Хәзер безнең Кукмара рәсми рәвештә Татарстанның 24нче шәһәре булды. Кукмара муниципаль район башлыгы Сергей ДИМИТРИЕВ: - Кукмаралыларны район тарихында зур борылыш булачак әлеге...
-
Йолдыз Шәрәпова – нур сибүче каләм иясе (фото)
Тат.Тулба китапханәсендә балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпованың әсәрләренә кызыксындыру уяту, аның иҗатына хөрмәт һәм китапка мәхәббәт тәрбияләү, әхлак һәм рухи тәрбия бирү максатыннан, башлангыч сыйныфлар белән әдәби чара уздырылды. Иң элек Йолдыз апаның "Әйтер сүзем бар" дигән видеоязмасын карап үттек. Аның иҗади тормышы белән таныштык. Ә соңыннан укучылар язучының һәр китабыннан...
-
Май аенда кукмаралыларны өстәмә яллар көтә
2017 елда биш көнлек эш атнасында 29,30 апрель, 1, 6, 7, 8 һәм 9 май ял көннәре булачак. (Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, 1 май - Яз һәм Хезмәт Бәйрәме, 9...
-
Кукмара музее хезмәткәрләре ветераннарның хәлен белде
"Язгы шәфкатьлелек атнасы" кысаларында Кукмара төбәкне өйрәнү хезмәткәрләре Лилия Галимуллина һәм Эльвира Хәсәнова Өлге авылында яшәүче сугыш ветераннары Хәтирә апа һәм Мөбарәкҗан абый Салиховларның хәлен белде. Ветераннар үзләренең сугышта күргәннәрен сөйләделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар. Бик күп авырлыклар кичергән Хатирә апа белән Мөбарәкҗан абый тигез, матур гомер итәләр. Исән-сау була күрсеннәр.
-
“Урал” хуҗалыгында семинар үткәрелде (фото)
"Урал" хуҗалыгында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында агымдагы елның өч айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде.