Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ТР Дәүләт автоинспекциясе һава торышы бозылу сәбәпле машина йөртүчеләргә сак булырга куша

Синоптиклар мәгълүматы буенча, Татарстанда 19, 20 һәм 21 апрель көннәрендә яңгыр, кар көтелә, төнлә һава температурасы -3 градус булачак дип фаразлана

Татарстанда 19, 20 һәм 21 апрель көннәрендә һава шартлары бозылуы көтелә. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар яңгыр, кар рәвешендәге явым-төшем фаразлый, төнлә һава температурасы -3 градус булачак дип көтелә. Температура үзгәреп торганга, юлларда бозлавык хасил булуы мөмкин.

Юл -транспорт һәлакәтләренә юлыкмау максатыннан, Дәүләт автоинспекциясе, бигрәк тә кышкы резиналарын җәйгегә алыштырган машина йөртүчеләргә, аеруча сак булырга, транспорт араларын ераграк сакларга, зур йөк транспорт чараларын йөртүчеләргә тизлек сайлаганда автомобиль массасының артуы тормоз юлы артуга китерүен истә тотарга киңәш ителә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе, машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл сакларга чакыра. Тизлекне начар юл-һава шартларында куркынычсызлыкны тәэмин итәрдәй итеп сайлау мөһим булуын да искәртә. Юл сагындагылар, машина йөртүчеләрне бигрәк тә каршы юлга чыгучы куркыныч маневрлар ясаудан тыелып торырга чакыра.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев