18 август 2017 яңалыклары
-
Чит ил машинасы юл кырыена төшкән һәм янган (фото)
Фаҗига Казан-Оренбург юлының 49 нчы чакрымында килеп чыккан.
-
Кукмаралыларны экология министры урынбасары кабул итте (фото)
Бүген район Башкарма комитеты бинасында Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрының җир асты байлыкларыннан файдалану буенча урынбасары Гайнетдинов Радик Нуретдин улы район халкын кабул итте. Ул кукмаралыларны борчыган сорауларга җаваплар бирде.
-
"Язылган өчен телевизор" акциясе буенча бүләкләр уйнатылды
Кукмарадан Алмаз Закиров (11 номер) сарык йоныннан тегелгән юрганга ия булды.
-
Коррупция - кешелек дошманы (фото)
Камышлы урманы буенда эшләп килүче "Нараткай" балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү лагеренда "Коррупция - кешелек дошманы" дигән чара узды. Биредә ял итүче егетләр һәм кызлар, төркемнәргә бүленеп, коррупциягә карата үз фикерләрен белдерделәр.
-
Кукмарада район Советының чираттагы 21нче утырышы узды (фото)
Бүген район Советы бинасында өченче чакырылыш Кукмара район Советының чираттагы 21нче утырышы булды. Көн тәртибенә түбәндәге һәм башка мәсьәләләр куелган иде:
-
Туй көнне әниләре вафат була, өстәвенә күпер ишелеп, кунаклар утырган машина чак кына елга төбенә очмый кала
Юлдашым, мәгариф бүлеге хезмәткәре Лениза Галимова белән Мөслимнән 40 чакрым ары урнашкан Әмәкәй авылына кузгалдык. Шәриповлар заманча бизәлгән иркен агач өйдә тора икән. Без кергәндә, гаилә башлыгы өйдә юк иде. «Хәзер керә, остаханәсендә төгәллисе эше бар иде», - диде безгә хатыны Миләүшә ханым. Өсләрне салып, урнаша торганда өйгә инвалид арбасына...
-
Кукмарада ун кешене талпан тешләгән
"Роспотребнадзор"ның Кукмара төбәк бүлеге хәбәр итүенчә, үткән июль аенда районда түбәндәге йогышлы чирләр: кискен респиратор вирус инфекциясенең 100 очрагы, кырчын тимрәүнең (микроспория) - 2, паразитлар тарата торган чир, бөер синдромлы геморрагик бизгәк, корчаңгы, туберкулезның -1әр, гонореяның 3 очраклары теркәлгән. 17 кеше хайваннардан зыян күргән, 10 кешене талпаннар тешләгән.
-
Кукмарада “Игътибар – балалар!” акциясе башлана
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыгучы бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында 21 августтан 10 сентябрьгә кадәр республикада "Игътибар - балалар!" акциясе узачак.
-
Өлгедә зират чистарту өмәсе була
19-20 августта Өлге авылы зиратын чистарту буенча өмә була. Авылдашларны, якташларны өмәдә катнашырга чакырабыз. Авыл имамы Мөнир ЮНЫСОВ
-
“Яңа тормыш” хуҗалыгында семинар үткәрелде (фото)
"Яңа тормыш" хуҗалыгында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә урып-җыю, җир эшкәртү, терлек азыгы хәзерләү мәсьәләләренә караган семинар-киңәшмә үткәрелде.
-
Мәдәният яңалыклары (фотолар)
Районыбызның авыл мәдәният йортларында һәм клубларында, ял паркларында төрле кичәләр, бәйрәмнәр оештырыла, дип хәбәр итте район Мәдәният йорты методисты Фәрзия Сәлләмова. Өркеш авыл җирлегендә мөселман Сабан туе, Чарлы мәдәният йортында "Бәхетле очрак" уены узды. Мәмәширдә авылның "Җәүһәр" һәм Малмыж районы Смәел мәдәният йортының "Аулак өй" ветераннар клубы вәкилләре очрашты, Поч.Кучук,...
-
Бүген кукмаралыларны экология министры урынбасары кабул итә
18 августта, сәгать 13.00-15.00дә район Башкарма комитеты бинасында Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрының җир асты байлыкларыннан файдалану буенча урынбасары Гайнетдинов Радик Нуретдин улы район халкын кабул итәчәк. Алдан язылу өчен телефон: 2-62-71.
-
Кукмарага Карелия кунаклары килде (фото)
Татарстанның алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларының эш тәҗрибәләре белән танышу максатында Кукмарага эш визиты белән Карелия Республикасы делегациясе килде. Делегация җитәкчесе - әлеге регион башлыгының стратегик үсеш буенча урынбасары Владимир Тимофеев.