17 октябрь 2017 яңалыклары
-
“Тылсым” хезмәткәрләре булачак әниләр белән очрашты
"Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Ленара Шәйдуллина һәм Эльмира Гарәфетдинова "Таң" ведомствара программасы кысаларында район үзәк шифаханәсендә йөкле хатын-кызлар белән очрашты.
-
Байлангарда Рафаэль Ярмиевның китабы тәкъдим ителде
Байлангар авылы мәдәният йортында Рафаэль Ярмиевның "Бай угланнар китабы" дигән китабы тәкъдим ителде. Чарада район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров, мәдәният идарәсе директоры Рамил Нуриев, Таип Яхинның якыннары, авторның дуслары һәм хезмәттәшләре, әдәбият сөючеләр, авыл халкы катнашты. Автор әлеге китапны Байлангар авылы халкына, аның тарихына...
-
Кукмара балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова – үз эшенең остасы
Никадәр кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле дә ул балалар дөньясы! Мәктәпкәчә яшьтәге балачак һәр кешенең гомерендә мөһим роль уйный. Баланың эчке дөньясы формалашуга аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу очракта китап белән аралашу зур ярдәм булып тора. Матур әдәбият белән танышу аркылы бала дөньяның үткәнен, хәзергесен, киләчәген аңлый, анализларга...
-
Татарстанлылар WorldSkills дөнья чемпионатында кунакларны гөбәдия белән гаҗәпкә калдырды
WorldSkills Abu Dhabi 2017 мәйданчыганда WorldSkills Kazan 2019 интерактив стенды эшли.
-
Каенсар китапханәчесе балаларга шатлык өләшә
Китапханә ишеген ачып керүгә, сине, елмаеп, китапханәче каршы ала икән, ничек инде анда кабат тартылмыйсың. Каенсар авылында китапханәче булып эшләүче Сәрия Шайдуллина - нәкъ менә шундый гүзәл затларның берсе. Шушы авылда туып-үсеп, гомеренең 27 елын китапханәче һөнәре белән бәйләгән, эшен җиренә җиткереп башкара белә алучы чын китапханәче исеменә лаек кеше...
-
Тат.Тулбада "Көз бәйрәме" гөрләде (фото)
Туган ягымда көз. Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә хәзерге вакытта да ул узенең алтын яфраклары белән хаким итеп ята. Бу ел фасылы, башкаларыннан аеруча матур. Көз - моңсу ел фасылы. Кызыл, алтынсу - бу төсләр көзнең аеруча бер үзенчәлеге булып торалар....
-
Кукмара мәгариф системасы - иң яхшы унлыкта
Октябрь башында Казанның "Корстон" күңел ачу комплексында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана узды. Чарада Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка рәсми затлар катнашты. Кукмара белем бирүнең сыйфаты буенча иң яхшы ун район исемлегенә керде...