Каенсар китапханәчесе балаларга шатлык өләшә
Китапханә ишеген ачып керүгә, сине, елмаеп, китапханәче каршы ала икән, ничек инде анда кабат тартылмыйсың. Каенсар авылында китапханәче булып эшләүче Сәрия Шайдуллина - нәкъ менә шундый гүзәл затларның берсе. Шушы авылда туып-үсеп, гомеренең 27 елын китапханәче һөнәре белән бәйләгән, эшен җиренә җиткереп башкара белә алучы чын китапханәче исеменә лаек кеше...
Әйе, халык арасында: "Китапханәченең нинди эше бар соң аның?!" - дигәннәре дә ишетелә. Югыйсә ул очсыз-кырыйсыз эш. Бүгенге китапханәче нинди булырга тиеш дигән сорауга, мин берсүзсез: "Замана белән бергә атлучы, үз белемеңне даими рәвештә арттырып, төрле яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар булып, башкалар өчен үрнәк шәхес булырга тиеш", - дип уйлыйм.
Әйтик, Каенсар авылы китапханәсендә булып үткән "Балалар әдәбиятында Шәүкәт Галиев" дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә безнең күңелләрне кабат канатландырды . Эчкерсез лирик шигырьләр, матур-матур җырлар, публицистик мәкаләләр авторы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, барыннан да бигрәк, танылган балалар шагыйре ул Шәүкәт Галиев. Аның шигырьләре безне кабат балачак дөньясына бер генә сәгатькә булса да кайтарып торды. Үзебездә сизмәстән әдипнең комик герое Шәвәли образы аша әлеге кичәнең кунагы булдык та куйдык.
Ш.Галиев - югары зәвыклы, сизгер рухлы, дөньяны һәм кешеләрне үзенчә тасвирларга омтылучы лирик шагыйрь. Аның тирән хисле шигырьләренә язылган җырлар тамашачы күңелендә үз урынын тапты. Халык тарафыннан яратып җырлана торган "Утыр әле яннарыма", "Күпне күзләр күреп онытылган" җырлары Вәсилә Шакирҗанова һәм Рәфидә Әскәрова башкаруында яңгырады, күпләребез күңеленә хуш килде.
Әдипнең иҗаты белән якынрак танышу бик әһәмиятле һәм кызыклы булды. Кызыклы, чөнки шигырьләрен укып, татар баласы үз туган теленең матурлыгын, тел бизәкләрен тоярга өйрәнә, туры фикерле, юмор хисен аңлаучы булып тәрбияләнә. Каенсар авылы укучыларының "Онытылган" шигырен сәхнәләштереп күрсәтүе нәкь менә шул юморның ачык бер мисалы булып тора.
Дөнья балага кызыклы, серле булып тоелсын өчен шагыйрь мәзәкләр белән генә чикләнми, табышмаклар да иҗат итә. Ә табышмаклары нинди дисезме? Әйтеп бетергесез кызыклы. Ул үзенең табышмаклары аша баланы үз тирәсендәге дөньяны танып- белергә, акны карадан аерырга, ә безне исә чынлап торып уйланырга мәҗбүр итте.
Чыннан да, шагыйрьнең иҗаты балалар күңелендә генә түгел, безнең күңелләрдә тирән эз калдырды. Аның юмор белән сугарылган, җитешсезлекләрдән һәм кимчелекләрдән җиңелчә көлеп, дусларча тәнкыйтьләп торган әсәрләрен балалар гына түгел, өлкәннәр дә яратып укый дигән уй белән әлеге кичәдән таралыштык.
фото: ru.wikipedia.org
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев