“Тылсым” хезмәткәрләре булачак әниләр белән очрашты
Хәбәрләр

“Тылсым” хезмәткәрләре булачак әниләр белән очрашты

"Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Ленара Шәйдуллина һәм Эльмира Гарәфетдинова "Таң" ведомствара программасы кысаларында район үзәк шифаханәсендә йөкле хатын-кызлар белән очрашты.

Очрашып сөйләшүнең темасы: "Баланың тормышында ата-ананың тоткан урыны". Чара барышында булачак әниләр белән гаилә турында әңгәмә корылды. Дәваханә акушеры Айгөл Закированың чыгышы да үтемле булды.


Нет комментариев