Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара мәгариф системасы - иң яхшы унлыкта

Октябрь башында Казанның "Корстон" күңел ачу комплексында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана узды. Чарада Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка рәсми затлар катнашты. Кукмара белем бирүнең сыйфаты буенча иң яхшы ун район исемлегенә керде...

-Районыбызның мәгариф системасы 2016-2017 уку елында төп күрсәткечләр буенча яхшы нәтиҗәләргә иреште. Бу - барлык мәгариф хезмәткәрләренең тырыш һәм фидакарь эшчәнлеге нәтиҗәсе. Мәктәп директорымы ул, укытучы, тәрбиячеме - һәммәсе яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр, - ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров. - Күптән түгел бәйрәм чарасында "Мәгариф өлкәсендә иң яхшы муниципаль команда - 2017" дигән Диплом һәм Кубокка ия булдык. Бу безнең районда белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эш алып барылу турында сөйли. Без моның шулай булуын алдагы елда да исбатлаячакбыз.

Эльвира МИННӘХМӘТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев