Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова – үз эшенең остасы

Никадәр кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле дә ул балалар дөньясы! Мәктәпкәчә яшьтәге балачак һәр кешенең гомерендә мөһим роль уйный. Баланың эчке дөньясы формалашуга аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу очракта китап белән аралашу зур ярдәм булып тора. Матур әдәбият белән танышу аркылы бала дөньяның үткәнен, хәзергесен, киләчәген аңлый, анализларга...

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү - әйтеп бетергесез авыр, җаваплы, шул ук вакытта мавыктыргыч хезмәт. Шуны истә тотып, тәрбиячегә һәрчак китапханәчеләр ярдәмгә килә.

Кукмара балалар китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән Закирова Фирдания Фирдинант кызы шөгыльләнә. Бүгенге көндә ул унбер балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә тора. Кечкенә сабыйларның һәрчак кызыксынырга яратуларын аңлап, ул алар өчен билгеле бер теманы үз эченә алган китапханә дәресләре, әңгәмәләр, уеннар, викториналар үткәрә. Балалар белән үткәрелгән һәр чара сабыйларның сәламәтлегенә уңай тәэсир итә, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәсен камилләштерә. Алай гына да түгел, балалар бакчасыннан ук сабый китап белән кызыксына башлый, аның белән сак эш итәргә кирәклегенә төшенә.

Фирдания ханым балалар бакчасына бик теләп бара, сабыйлар белән һәр очрашуны көтеп ала. "Балачак дөньясы минем өчен һәрчак кызык, мин алар белән рәхәтләнеп аралашам, серләшәм, китапханә дәресләре вакытында нәрсәне дә булса аңламый калсалар мисаллар ярдәменә аңлатырга тырышам", - ди ул.

Бакчада тәрбияләнүче балалар да китапханәнең көтеп алынган кунаклары. Күптән түгел Кукмараның 7нче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче сабыйлар өчен Фирдания Закирова "Көз безгә ни алып килә?" дип исемләнгән кызыклы әдәби чара үткәрде. Төсле презентация ярдәмендә балалар көз фасылы хакында кызыклы мәгълүмат алды, табышмаклар чиште, уеннарда катнашты. Чара соңында һәр бала үзен рәссам буларак сынап карады, ак альбом битләренә ни генә сырламады алар. Алай гына да түгел, матур, төсле китап-журналлар белән дә танышырга вакыт тапты. Балалар тавышыннан шау-гөр килеп торган китапханә, алар киткәннән соң моңсулыкка чумды. Тик бу тынлык озакка сузылмады, ишектә үзләренә кирәкле әдәбиятны сайлап алу максатыннан мәктәп укучылар күренде. Яшь буынның китапны үз итүе, әдәби әсәрләр белән кызыксынып яшәве зур сөенеч.

Мәктәп укучысымы, дөньяны яңа гына аңлап килүче сабыймы балаларга тәрбия бирүдә берәү дә читтә калырга тиеш түгел. Бүгенге шартларда китапханәче ярдәмен тоеп торганда гына, тәрбиячеләргә җиңел булачак, хезмәт тәрбиясе бирүнең дә нәтиҗәсе күренәчәк.

Илзия Харисова, Кукмара үзәк китапханәсенең балалар белән эшләү бүлеге методисты. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев