Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тат.Тулбада "Көз бәйрәме" гөрләде (фото)

Туган ягымда көз. Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә хәзерге вакытта да ул узенең алтын яфраклары белән хаким итеп ята. Бу ел фасылы, башкаларыннан аеруча матур. Көз - моңсу ел фасылы. Кызыл, алтынсу - бу төсләр көзнең аеруча бер үзенчәлеге булып торалар....

Туган ягымда көз. Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә хәзерге вакытта да ул узенең алтын яфраклары белән хаким итеп ята. Бу ел фасылы, башкаларыннан аеруча матур.

Көз - моңсу ел фасылы. Кызыл, алтынсу - бу төсләр көзнең аеруча бер үзенчәлеге булып торалар. Урманнарда агачлар, болыннарда үләннәр үзләренә хас булган бер төс алалар.

Авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә укучы балалар өчен "Көз бәйрәме" уздырылды. Анда кызлар-малайлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Җырлар, биюләр, төрле уеннар белән үрелеп барды кичәбез. Шулай ук табышмаклар, башваткычлар әйтеп зирәклекләрен дә тикшердек. "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче балалар үз кул эшләрен күрсәттеләр.

Ә болай, көз бик матур ел фасылы, әле кайчан без шундый матурлык күрә алыр идек? Дөнья шундый төсләргә күмелгән чакта, елмаймыйча булмый. Алтынсу төсләр һәрвакыт күңелләрне генә күтәреп торсын.

Гөлнара Хәсәнова хәбәре һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев