17 март 2016 яңалыклары
-
Күппрофильле лицейда "Татар егете" һәм "Татар кызы" бәйгеләре үтте (+Фото)
Татар теле - безнең туган тел ул, Милләтемнең сүнмәс өмете! Чәчәк атар, чөнки саклый аны Татар кызы белән егете! А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейда ел саен үткәрелә торган "Татар егете - 2016" һәм "Татар кызы - 2016" бәйгесе гөрләп үтте. Анда берсеннән - берсе уңган егетләр һәм кызлар көч сынаштылар. 10...
-
Район Мәдәният йортында алдынгылар слеты үткәрелде
Тантанада Казаннан да кунаклар - ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Фәргать Хөснетдинов, "Сөт иле" җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Рафил Исмәгыйлев та катнашты. Авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәнәгать, спорт, мәдәният, хезмәт күрсәтү һәм башка тармакларда эшләүче хезмәт...
-
Кукмара музее директоры Ләбүдә Дәүләтшинага "Бөтендөнья татар конгрессы" рәисенең рәхмәте белдерелде
-
“Тойма” ширкәте директоры Мактау грамотасы белән бүләкләнде
"Тойма" ширкәте директоры Галиев Рәҗәп Канәфи улы агросәнәгать системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Газинур Фарухшин атказанган исемен 60 яше тулгач кына бирүләренә үпкәләмәгәнме?
14 мартта узган гасырның 80-90 нчы еллар эстрадасының иң танылган, популяр җырчысы Газинур Фарухшинга 60 яшь тулды. Зур юбилеен ул Казанның Филармония сәхнәсендә билгеләп үтте. Кичәдә җырчы өчен көтелмәгән яңалык булды: аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Газинур Фарухшинны әлеге зур вакыйга белән котлап, үзенә шалтыраттык. - Газинур абый, бик...
-
Кукмарада кайбер шоферлар тизлек режимын бөтенләй сакламый
Кукмара поселогының Муса Җәлил урамына асфальт җәелүе сөенечле хәл булды. Тик шунысы бар: урам тар, тротуарлар юк, ә машиналар күп йөри. Кайчак ике яклатып киләләр. Руль артындагыларның кайберләре тизлек режимын саклауга бөтенләй игътибар итми: юл шома булгач, куалар гына машиналарын. Ә бит бу урамнан көн саен күпме балалар йөри: 1нче...
-
Кукмара пианистлары булдыра
Казанда яшь пианистларның Бөтенроссия конкурсы узды. Әлеге бәйге атаклы татар композиторы Нәҗип Җиһановның тууына 105 ел тулуга багышланган иде. Конкурста балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары Эльвина Кәримова (җитәкчесе Д.М.Бариева), Дилә Мәхмүдовалар (җитәкчесе Д.Р.Мамкина) катнашты һәм дипломантлар булды. Бәйгенең икенче турына узган Эльвинага "Нәҗип Җиһанов әсәрен иң яхшы башкарган өчен"...
-
Баланы мендәр белән каплап үтерергә җыенган бала караучы 9 ел төрмәдә утырачак
Казанда баланы мендәр белән каплап үтерергә җыенган бала караучыга карата хөкем карары чыгарылды. ТР башкаласы Идел буе районы суды 30 яшьлек Оксана Клейманга карата җинаять эшен карады. Ул РФ ҖК ның 30 маддәсе 3 бүлеге һәм 105 маддәсенең 2 өлеше "в" пунктында ("Кече яшьтәге баланы үтермәкче булу") каралган җинаять кылуда...
-
Кукмарада Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм аның тарафдашлары булып китте
Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм аның тарафдашларыннан торган 11 кешелек төркем Кукмарада булып китте. Мәскәү, Самара, Ижевск, Казан шәһәрләреннән килгән талантлы белгечләр Атлас Булатов исемендәге паркта, Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда, киез итек-киез комбинатында, Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда һәм тау чаңгысы базасында булып, фәнни-практик эзләнүләр үткәрделәр. Аларның максаты - поселогыбызны...
-
Тарихны бергәләп язачакбыз
Соңгы арада республикада төбәк тарихын өйрәнү буенча шактый эш башкарылды. Туган төбәк тарихын өйрәнүче энтузиастлар көче белән авыллар тарихына багышланган күп кенә китаплар, төбәк тарихын өйрәнү характерында аерым районнар буенча төрле төрдәге энциклопедик басмалар һәм белешмәләр бастырылды. Безнең Кукмара районына багышланган ике томлы "Кукмара районы тарихы" китабы (иганәчесе Киез киез...