Кукмарада Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм аның тарафдашлары булып китте
Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм аның тарафдашларыннан торган 11 кешелек төркем Кукмарада булып китте. Мәскәү, Самара, Ижевск, Казан шәһәрләреннән килгән талантлы белгечләр Атлас Булатов исемендәге паркта, Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда, киез итек-киез комбинатында, Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда һәм тау чаңгысы базасында булып, фәнни-практик эзләнүләр үткәрделәр. Аларның максаты - поселогыбызны...
Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм аның тарафдашларыннан торган 11 кешелек төркем Кукмарада булып китте. Мәскәү, Самара, Ижевск, Казан шәһәрләреннән килгән талантлы белгечләр Атлас Булатов исемендәге паркта, Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда, киез итек-киез комбинатында, Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда һәм тау чаңгысы базасында булып, фәнни-практик эзләнүләр үткәрделәр. Аларның максаты - поселогыбызны төзекләндерү өлкәсендә проектлар эшләп, үзләренең тәгъдимнәрен кертү. Димәк, заманча үзгәрешләр нәтиҗәсендә киләчәктә Кукмара яшәү һәм ял итү өчен шартлар тагын да камилләшәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев