Күппрофильле лицейда "Татар егете" һәм "Татар кызы" бәйгеләре үтте (+Фото)
Татар теле - безнең туган тел ул, Милләтемнең сүнмәс өмете! Чәчәк атар, чөнки саклый аны Татар кызы белән егете! А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейда ел саен үткәрелә торган "Татар егете - 2016" һәм "Татар кызы - 2016" бәйгесе гөрләп үтте. Анда берсеннән - берсе уңган егетләр һәм кызлар көч сынаштылар. 10...
Татар теле - безнең туган тел ул,
Милләтемнең сүнмәс өмете!
Чәчәк атар, чөнки саклый аны
Татар кызы белән егете!
А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейда ел саен үткәрелә торган "Татар егете - 2016" һәм "Татар кызы - 2016" бәйгесе гөрләп үтте. Анда берсеннән - берсе уңган егетләр һәм кызлар көч сынаштылар. 10 нчы сыйныф укучылары үзләрен оста биюче һәм сүз остасы буларак таныттылар. Сынауларда алар тулы, төгәл һәм саф татар телендә җавап биреп, үзләренең татар телен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Искәндәрова Алинә "Татар кызы- 2016" исеменә лаек булса, "Татар егете -2016 " исеме Фатихов Искәндәргә бирелде. Алсу Корбанова "Сылу кыз" исеме, Фәйзрахманов Ильяс "Кыю егет" исеме алдылар. Насибуллина Гөлназ һәм Җәмәлиев Шәүкәт "Милли рухлы кыз һәм егет" исеменә лаек булдылар. Бу бәйге күңел ачу өчен генә түгел, ә шушы тамаша аша, татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган кызларыбызның, егетләребезнең милли йөзен саклап калу, гореф - гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелде. Чыннын да, бәйге барышында укучыларыбызда, аларның гаиләләрендә милли татар рухы яшәгәнлеген, балаларның татар булулары белән горурлануларын тойдык.
Бәйге укытучыларыбыз Гайнанов Руслан Наилевич, Гыйниятова Руфина Раилевна һәм Бадерутдинова Альбина Дамировна, Шакирова Рузилә Гәрәфетдиновналар ярдәме белән оештырылды.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Рузилә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев