Тарихны бергәләп язачакбыз
Соңгы арада республикада төбәк тарихын өйрәнү буенча шактый эш башкарылды. Туган төбәк тарихын өйрәнүче энтузиастлар көче белән авыллар тарихына багышланган күп кенә китаплар, төбәк тарихын өйрәнү характерында аерым районнар буенча төрле төрдәге энциклопедик басмалар һәм белешмәләр бастырылды. Безнең Кукмара районына багышланган ике томлы "Кукмара районы тарихы" китабы (иганәчесе Киез киез...
Соңгы арада республикада төбәк тарихын өйрәнү буенча шактый эш башкарылды. Туган төбәк тарихын өйрәнүче энтузиастлар көче белән авыллар тарихына багышланган күп кенә китаплар, төбәк тарихын өйрәнү характерында аерым районнар буенча төрле төрдәге энциклопедик басмалар һәм белешмәләр бастырылды. Безнең Кукмара районына багышланган ике томлы "Кукмара районы тарихы" китабы (иганәчесе Киез киез итек комбинаты), шулай ук Ф. Вәлиевның "Кукмара тарихы. Бакыр кою заводлары"китабы 2013 елда дөнья күрде. Китапны нәшер итүгә районыбызның Металл савыт-сабалар заводы иганәчелек ярдәме күрсәтте. Төрле иганәчеләр һәм авыл халкы ярдәме белән авылларыбыз тарихы турында да китаплар нәшер ителүе күңелле күренеш.
Казан шәһәрендә Бөтенрусия татар төбәкчеләре берлегенең Татарстан бүлеген оештыру җыелышы булды. Анда ТР татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең Советы сайланды. Бу чараны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән Тарих институты бергәләп уздырды. Бу чарада республика районнарыннан 200 делегат катнашты. Анда һәр төбәк тарихына кагылышлы китап күргәзмәсе дә зур урын алган иде. Гомумән, тарихчыларыбызга төбәкчеләр белән бергәләп татар авыллары тарихын язуга җитди алынырга кирәк. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты дәүләт йөкләмәсе нигезендә 2015 елдан башлап "Татарстан Республикасы авыллары" исемле 3 томлык энциклопедик басма өстендә эш алып бара. 2016 елда, 14 муниципаль район, 7 шәһәр, 7 шәһәр тибындагы бистә, 1056 авыл һәм башка тасвирламасы булган энциклопедиянең I томы тәмамланачак. ТР Фәннәр Академиясе Тарих институты, шулай ук республиканың аерым төбәкләренең (Тау ягы, Казан арты һ.б.) тарихын язуга әзерлек алып бара, бу фәнни оешма алдында туган якны өйрәнү уку-укыту әсбапларын язу бурычы куела, төбәк тарихын өйрәнү музейларына фәнни-методик ярдәмне оештыру - аларның санын арттыру күз алдында тотыла.
Шул ук көнне республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы биредә күтәрелгән проблемаларны тикшереп төрле карарлар кабул итте.
Безгә үзебезнең төбәк тарихын язуга җитди карарга, тарихны халык белән бергәләп язарга кирәк дигән фикер белән җыеннан таралыштык.
Кукмара туган төбәкне өйрәну музее директоры Давлетшина Л.А.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев