15 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Сайлауларга баручыга – iPad
"Татарстанны яратам! Сайлауларга барам!" акциясендә җиңү яулаган фотосурәт иясен бүләккә iPad көтә. Әлеге акция республиканың киләчәгенә битараф булмаган кешеләрне 18 сентябрьдә сайлауларга чакырып, сайлауларның мөһимлеген искә төшерү максатында оештырылды. "Татарстан командасы" иҗтимагый хәрәкәте активистлары, Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларында катнашырга өндәп, август азагында "Татарстанны яратам! Сайлауларга барам!" акциясе игълан иткән...
-
Үз киләчәгебезне үзебез сайлыйбыз
18 сентябрьдә елның иң төп сәяси вакыйгасы - Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар булачак. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов, әлеге сайлауларга зур бәяләмә биреп, Татарстан өчен бу -Парламентка республика командасын җибәрү, дип атады. Гөлҗофар МИННЕХАНОВА Татарстанга Дәүләт Думасында үз позицияләрен ныгыту бик мөһим. Моның өчен 18 сентябрьдә республикабызның, районыбызның һәр кешесе, сайлау...
-
Җылы җәйгә 9 ай гына калды
Синоптиклар сентябрь буе 23-25 градус җылылык сакланыр, дип вәгъдә иткәннәр иде. Август буе эсселектән алҗыган халык бу фаразның дөреслеккә туры килмәвенә куанды гына кебек. Әмма көн саен, кайчак тәүлек буе койган сентябрь яңгырлары да туйдырды инде. Кайбер хуҗалыкларда бәрәңге уңышы да җыеп алынмаган әле, ә синоптикларның фаразына караганда, алда аяз...
-
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Кукмарада Балалар иҗат йортының беренче нигез ташын салуда катнашты (фото)
(Кукмара, 15 сентябрь, "Хезмәт даны", Алсу Идрисова). Бүген Кукмарада күптән көтелгән сөенечле вакыйга булды. Бистәбез үзәгендә төзеләчәк Балалар иҗат йортының беренче нигез ташы салынды. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, районга эш визиты белән килгән Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, Татарстан Республикасының...
-
Укучылар өчен Вятка Аланындагы “Профессионал” уку үзәгенә һәм Кукмара аграр көллиятенә экскурсияләр оештырылды (фото)
Район мәшгульлек үзәгендә ел саен эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыру буенча республика программасы тормышка ашырыла. Әлеге программа нигезендә быел "Синең киләчәгең - үз кулларыңда" дигән проект эшләнде. Проект кысаларында күппрофильле лицейның 8 сыйныф укучылары Вятка Аланындагы "Профессионал" уку үзәгендә, ә Манзарас мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Кукмара аграр көллиятендә экскурсиядә булып...
-
Тәрәзә юганда әби кеше дүртенче каттан егылып төшкән
Фатирының тәрәзәсен юуу Чаллыда яшәгән 76 яшьлек хатын-кызның гомере өзелүгә сәбәпче булган. Фаҗига кичә, 14 сентябрьдә төш вакытында, Чаллының 26/06 нчы йортында килеп чыккан. Дүртенче каттан егылып төшкән әби кеше алган җәрәхәтләреннән дөнья куйган. Янында щеткасы да яткан, ә фатир тәрәзәсе ачык булган карчыкны шушы йортта яшәүчеләр күреп алган. Алар...
-
Түбән Өскебашта яңартылган мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты (фото)
(Кукмара, 15 сентябрь, "Хезмәт даны", Лилия Нургалиева). Бүген Түбән Өскебеш авылында күркәм вакыйга булды - яңартылган авыл мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты. Рафис Кәримов җитәкчелегендәге "Спецстрой" оешмасы бинаны капиталь төзекләндерүгә гыйнвар аенда керешкән булган. Аның идәненнән алып түбәсенә кадәр бар җире яңартылган: тәрәзәләр, эчке -тышкы ишекләр, электрүткәргечләр, җылылык челтәре тулысынча...
-
Казанда төнлә базар янган (+фото)
Гадәттән тыш хәл Мәүлетов урамында урнашкан базарда чыккан. Коткару хезмәтенә сәүдә күшәгендә чыккан янгын турындагы хәбәр 01:59 сәгатьтә керә. Хәбәр ителгәннән соң 20 минут узу белән янгын инде сүндерелә дә. Янгын 15 квадрат метр мәйданга гына таралып өлгерә. Ут белән көрәшкә 22 кеше һәм 6 берәмлек техника җәлеп ителгән. Фото:...
-
Важашурда халык җыены узды
Районыбызның авыл җирлекләрендә агымдагы елның беренче яртыеллыгында башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Халык белән очрашып-сөйләшүнең чираттагысы Важашур авыл җирлегендә узды. Анда җирлек башлыгы Петр Ивановның чыгышы тыңланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин районда башкарылган эшләр, дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган...
-
Кукмаралылар китап укырга ярата
Хәзерге заманда без күп кешене китап укырга яратмый дип уйласак та, китапханәбездән кеше өзелми. Әдәбиятны үз итүчеләр китапханәбезгә әдәби китаплар, кызыклы журнал-газеталар сорап еш мөрәҗәгать итә. Ел дәвамында район үзәк китапханәсенең китапларны эшкәртү бүлегенә бик күп китап-журналлар кайта. Соңгы арада китапханәбездә бик еш сорала торган китаплар ул да булса Гөлсинә...
-
“Кәраван-Сарай” нәфис фильмын төшерүдә кукмаралылар да катнашты (фотолар)
(Кукмара, 15 сентябрь, "Хезмәт даны", Гөлҗофар Миңнеханова). Коркачык станциясендә Альберт Шакиров сценарие буенча "Кәраван-Сарай" нәфис фильмы төшерелә. Фильмның бер сюжетындагы массовкаларда Кукмарабыздан бер төркем укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты.
-
Кукмара мәдрәсәсендә район башлыгы Сергей Димитриев катнашында Корбан ашы үткәрелде (фото)
Мәҗлескә район имамнары, авыл җирлеге башлыклары, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм Үзәк мәчет аксакаллары чакырылды. Сергей Димитриев мөселманнарны Корбан гаете белән котлап, иминлек, саулык, тынычлык һәм бәрәкәт теләде, әдәп-әхлак, дини тәрбия мөмкинлекләрен район тормышын яхшырту юнәлешендә киңрәк файдаланырга чакырды. Мәҗлес Корбан итеннән әзерләнгән мул ризыклы табын артында үтте. Фотолар Кукмара муниципаль районы...
-
Мәчкәрә мәктәбе укучылары янгын сүндерү хезмәте постына экскурсиягә барганнар
Мәчкәрә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Күкшел авылындагы янгын сүндерү хезмәте постында экскурсиядә булганнар. "Без курку белмәс һөнәр ияләре белән якыннан таныштык, янгын сүндерү машинасына утырып, киемнәрен киеп карадык. Мондый авыр киемнәрне киеп, ут афәтенә каршы көрәшү, бәлага тарыганнарны коткару өчен бик көчле, тырыш, сәламәт булырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек",...
-
Cавым терлекләре өчен халыкка түләнәсе бюджет акчасы районнарга күчерелгән
Субсидия бер баш савым сыерына 3 мең сум, савым кәҗәсенә һәм бер яшьтән өлкәнрәк кәҗә өчен 1 мең сум күләменнән түләнә. Татарстан районнарына гражданнарның шәхси хуҗалыкларындагы савым сыерлары һәм кәҗәләре өчен бюджет акчасы күчерелгән. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Ведомство субсидия бер баш...