Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмаралылар китап укырга ярата

Хәзерге заманда без күп кешене китап укырга яратмый дип уйласак та, китапханәбездән кеше өзелми. Әдәбиятны үз итүчеләр китапханәбезгә әдәби китаплар, кызыклы журнал-газеталар сорап еш мөрәҗәгать итә. Ел дәвамында район үзәк китапханәсенең китапларны эшкәртү бүлегенә бик күп китап-журналлар кайта. Соңгы арада китапханәбездә бик еш сорала торган китаплар ул да булса Гөлсинә...

Хәзерге заманда без күп кешене китап укырга яратмый дип уйласак та, китапханәбездән кеше өзелми. Әдәбиятны үз итүчеләр китапханәбезгә әдәби китаплар, кызыклы журнал-газеталар сорап еш мөрәҗәгать итә. Ел дәвамында район үзәк китапханәсенең китапларны эшкәртү бүлегенә бик күп китап-журналлар кайта.

Соңгы арада китапханәбездә бик еш сорала торган китаплар ул да булса Гөлсинә Галимуллинаның "Җиләкле тау сере". Авторның бу әсәре - тамырлары авылга береккән, тормышын авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган тырыш кешеләр турында.

Гүзәл Галләмованың "Ялгыз көймә" китабында яшь кызның ачы язмышы тасвирлана. Ул хыянәттә сынала, зур кайгы - хәсрәтләр кичерә. Шуңа карамастан, язмыш сынауларына күркәм холкы белән җавап бирә.

Еш сорала торган китапларның берсе Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы. Мул тормышта яшәүче крестьян хатыны Зөләйха башка күченеп китүчеләр белән бергә товар вагонында сөрген юлы буйлап Себергә озатыла. Руслар, татарлар, немец, чуашлар - барысы да көн саен тайгадан һәм рәхимсез дәүләттән үзләренең яшәүгә хокукларын сорап ялварып Ангара ярларында очрашачак.

Әлеге китаплар һәм аларның эчтәлеге турында күбрәк белим дисәгез, үзәк китапханәгә рәхим итегез!

Резидә Нотфуллина, китапларны эшкәртү бүлеге хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев