Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үз киләчәгебезне үзебез сайлыйбыз

18 сентябрьдә елның иң төп сәяси вакыйгасы - Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар булачак. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов, әлеге сайлауларга зур бәяләмә биреп, Татарстан өчен бу -Парламентка республика командасын җибәрү, дип атады. Гөлҗофар МИННЕХАНОВА Татарстанга Дәүләт Думасында үз позицияләрен ныгыту бик мөһим. Моның өчен 18 сентябрьдә республикабызның, районыбызның һәр кешесе, сайлау...

18 сентябрьдә елның иң төп сәяси вакыйгасы - Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар булачак. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов, әлеге сайлауларга зур бәяләмә биреп, Татарстан өчен бу -Парламентка республика командасын җибәрү, дип атады.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Татарстанга Дәүләт Думасында үз позицияләрен ныгыту бик мөһим. Моның өчен 18 сентябрьдә республикабызның, районыбызның һәр кешесе, сайлау участогына килеп, йөрәге кушканча сайларга тиеш. Сайлауларда никадәр күбрәк татарстанлылар катнашса, Дәүләт Думасында республикабыздан шулкадәр күбрәк депутатлар эшләячәк. Бу сайлауларның Татарстан өчен үзенчәлеге шунда: депутатлыкка кандидатлар өчен тавыш биргәндә без республикабызны күздә тотабыз. Ә инде Дәүләт Думасындагы күпсанлы һәм көчле вәкиллек, беренче чиратта, республика һәм татарстанлыларның мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә уңышлы яклау өчен кирәк. Бу -республиканың зур федераль программаларда катнашуын тәэмин итү, республикага федераль бюджет чараларын җәлеп итү, перспективалы проектларның законнар базасын камилләштерү дигән сүз. Татарстан Командасының Дәүләт Думасындагы аеруча әһәмиятле бурычы - республиканың үзенчәлекле тәҗрибәсен бөтенроссия дәрәҗәсенә ирештерү. Безнең тәҗрибә башка регионнар өчен дә кирәк, безнең карарлар ил масштабында уңышлы кулланылырга мөмкин. Нәкъ менә шуның өчен 18 сентябрьдә һәр татарстанлының тавышы мөһим. Дәүләт Думасына үзебезнең никадәр күбрәк вәкилләрне сайласак, алар Татарстан һәм Россия өчен шуның кадәр күбрәккә ирешә алачаклар.

Ә кукмаралылар булачак сайлаулар турында нинди фикердә?

Владимир МИХАЙЛОВ, Урта Комар урта мәктәбе директоры:

-Быел республика программасы кысаларында, район җитәкчелеге һәм хәйриячеләр ярдәме безнең мәктәпкә тулы капиталь ремонт ясалды. Бу эшне Ринат Ваһапов җитәкчелегендәге "Техстрой" җәмгыяте башкарды. Яңарган мәктәп безнең җирлек халкына зур бүләк булды. Моның өчен без республикабыз Президентына һәм район җитәкчелегенә рәхмәтлебез. Президентыбызга алдан күрүчәнлек хас, Татарстанның үсешен ул мәгарифне үстерүдә, тирән белемле белгечләр әзерләүдә күрә. Барлык шартлар булдырылган мәктәпләрдә белем алу, әлбәттә, укучыларның өлгерешенә уңай йогынты ясый. 18 сентябрьдә халык аңлы рәвештә тавыш бирер дип ышанам.

Марат БОРҺАНОВ, район газ оешмасы җитәкчесе:

-Республикабызның газлаштыру фонды аша үткән елда зур күләмле эш башкарылды: күпфатирлы йортларга ике контурлы җылыткыч мичләр куелу, ягъни индивидуаль җылыту системасына күчерү төгәлләнде. Фатир ияләре хәзер җылылыкны үзләре теләгәнчә көйлиләр, кайнар сулы да булдылар. Бу күренеш республикабыз җитәкчелегенең халык турында кайгыртуын тагын бер кат раслый. Республикабызда утыздан артык социаль программаларның тормышка ашырылуы мәгълүм. Татарстанның алга таба да төрле федераль программаларда катнашу мөмкинлеге Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда район халкының да активлык күрсәтүенә бәйле.

Әлфинур САБИТОВА, Россия пенсионерлары берлегенең Кукмара районындагы җирле бүлеге рәисе, республиканың иҗтимагый палатасы әгъзасы:

-Мин үзем сайлауларга үз тавышын бирергә килүчеләр саны югары булыр, дип уйлыйм. Ник дисәң, тормышыбыз яхшы, райондагы күркәм үзгәрешләр барыбызның күз алдында. Район башлыгы Сергей Димитриевның эш стилен хуплыйм: көн кадагындагы мәсьәләгә суга, халыкның проблемаларын якыннан белеп хәл итә. Белгәнемчә, пенсионерлар да бүгенге көннән канәгать, шушы сәясәтнең дәвам итүен телиләр. Пенсияләрне көнендә түлибез, өчәр ай буе пенсия түли алмаган, азык-төлеккә карточкалар системасы кертелгән, он-ярмаларны капчыклап алып калырга тырышкан заманнар, шөкер, артта калды.Татарстаннан сайланачак депутатларның республикабыз халкының тормыш сыйфатын тагын да күтәрү өчен тырышлык куячакларында шигебез юк.

Ләбибә НИГЪМӘТУЛЛИНА, газетабызның актив хәбәрчесе:

-Сайлауларга бару - һәркемнең гражданлык бурычы. Туган җиребезнең, балаларның, оныкларның бүгенгесе һәм киләчәге турында кайгырткан кеше мондый мөһим илкүләм вакыйгадан читтә калырга, битарафлык күрсәтергә тиеш түгел. Шәхсән безнең гаилә Татарстаннан сайланачак депутатларга зур өметләр баглый, Дәүләт Думасында республикабыз халкы өчен әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итәрләр, дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев