Район мәшгульлек үзәгендә ел саен эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыру буенча республика программасы тормышка ашырыла. Әлеге программа нигезендә быел "Синең киләчәгең - үз кулларыңда" дигән проект эшләнде. Проект кысаларында күппрофильле лицейның 8 сыйныф укучылары Вятка Аланындагы "Профессионал" уку үзәгендә, ә Манзарас мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Кукмара аграр көллиятендә экскурсиядә булып...
Район мәшгульлек үзәгендә ел саен эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыру буенча республика программасы тормышка ашырыла. Әлеге программа нигезендә быел "Синең киләчәгең - үз кулларыңда" дигән проект эшләнде. Проект кысаларында күппрофильле лицейның 8 сыйныф укучылары Вятка Аланындагы "Профессионал" уку үзәгендә, ә Манзарас мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Кукмара аграр көллиятендә экскурсиядә булып кайттылар. Укучылар уку йортларының тарихы, аудиторияләр, остаханә, спорт заллары, белем йортларының матди-техник базалары белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Фотолар "Наш Кукмор" төркеменнән алынды
Нет комментариев