Хәбәрләр

Тәрәзә юганда әби кеше дүртенче каттан егылып төшкән

Фатирының тәрәзәсен юуу Чаллыда яшәгән 76 яшьлек хатын-кызның гомере өзелүгә сәбәпче булган. Фаҗига кичә, 14 сентябрьдә төш вакытында, Чаллының 26/06 нчы йортында килеп чыккан. Дүртенче каттан егылып төшкән әби кеше алган җәрәхәтләреннән дөнья куйган. Янында щеткасы да яткан, ә фатир тәрәзәсе ачык булган карчыкны шушы йортта яшәүчеләр күреп алган. Алар...

Фатирының тәрәзәсен юуу Чаллыда яшәгән 76 яшьлек хатын-кызның гомере өзелүгә сәбәпче булган.

Фаҗига кичә, 14 сентябрьдә төш вакытында, Чаллының 26/06 нчы йортында килеп чыккан. Дүртенче каттан егылып төшкән әби кеше алган җәрәхәтләреннән дөнья куйган. Янында щеткасы да яткан, ә фатир тәрәзәсе ачык булган карчыкны шушы йортта яшәүчеләр күреп алган. Алар полиция һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен чакырткан.

чыганак: http://intertat.ru


Нет комментариев