Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайлауларга баручыга – iPad

"Татарстанны яратам! Сайлауларга барам!" акциясендә җиңү яулаган фотосурәт иясен бүләккә iPad көтә. Әлеге акция республиканың киләчәгенә битараф булмаган кешеләрне 18 сентябрьдә сайлауларга чакырып, сайлауларның мөһимлеген искә төшерү максатында оештырылды. "Татарстан командасы" иҗтимагый хәрәкәте активистлары, Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларында катнашырга өндәп, август азагында "Татарстанны яратам! Сайлауларга барам!" акциясе игълан иткән...

"Татарстанны яратам! Сайлауларга барам!" акциясендә җиңү яулаган фотосурәт иясен бүләккә iPad көтә. Әлеге акция республиканың киләчәгенә битараф булмаган кешеләрне 18 сентябрьдә сайлауларга чакырып, сайлауларның мөһимлеген искә төшерү максатында оештырылды.

"Татарстан командасы" иҗтимагый хәрәкәте активистлары, Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларында катнашырга өндәп, август азагында "Татарстанны яратам! Сайлауларга барам!" акциясе игълан иткән иде. Аның кысаларында "Татарстан командасы"ның ватанпәрвәрлек хисләрен бүлешкән һәр кешегә социаль челтәрләрдә #люблютатарстанидунавыборы хэштегы белән туган җиргә мәхәббәт аңлаткан фотографияләр урнаштырырга тәкъдим ителде.

- Бүгенге көндә бу хэштег белән социаль челтәрләрдә 600дән артык фотография табарга мөмкин. Республика буенча бигрәк тә яшьләр, сайлауларга барачакларын белдереп, фотосурәткә төшә. Без үзебез дә Казанда халык аеруча күп йөри торган урыннарда, югары уку йортларында берничә зур акция оештырдык. Кешеләрне гражданлык активлыгын күрсәтергә чакырабыз, - дип сөйли "Татарстан командасы" иҗтимагый хәрәкәте активисты Олег Федоров. Бу акцияне оештыруга Татарстанның Иҗади яшьләр академиясе белән "Кадрлар резервы" республика проекты яшьләре өлеш кертә, алар студентларга Татарстан байрагы төсендәге тасмалар, значоклар да бүләк итә.

"Татарстанны яратам! Сайлауларга барам!" акциясенең соңгысы Казан федераль университетының 2нче уку корпусында үткәрелде. Лекцияләрдән лекцияләргә ашыккан студентлар 18 сентябрьдә сайлауларга чакыра торган язулар, төсле рәсемле баннерлар янында теләп фотосурәткә төште.

КФУда диннәр белемен укучы 1 курс студенты Алинә Вәлиуллина өчен быелгы сайлаулар гомерендә беренчесе булачак икән. "Миңа июньдә генә 18 яшь тулды. Сайлауларга беренче тапкыр барачакмын. Сайлау алды чорында партияләр, кандидатлар турында күп мәгълүматлар ишетергә туры килде. Бигрәк тә телевидениедән дебатларны кызыксынып карадым, шуңа күрә сәяси вәзгыятьне берникадәр күзаллыйм. Яшьтәшләрем оештырган бу акциядә дә теләп катнаштым, мин дә Татарстанны, Казанны нык яратам, ватандашларымны сайлауларга чакырып, фотографиямне социаль челтәргә эләргә булдым", - дип фикерләре белән уртаклаша Казан кызы Алинә Вәлиуллина.

Татарстанның "Иҗади яшьләр академиясе"ндә проектлар җитәкчесе буларак та көч куйган Олег Федоров хәбәр иткәнчә, "Татарстанны яратам! Сайлауларга барам!" акциясе дәвам иткән көннәрдә социаль челтәрләрдә дөнья күргән фотографияләрне үзенчәлекле эчтәлегенә, сыйфатына, "лайк" һәм "репостлар"ына карап бәяләп, җомга - 16 сентябрьдә җиңүченең исеме аталачак. "Татарстан командасы" җиңүчегә iPad бүләк итәргә вәгъдә бирде.


Лилия ГАДЕЛШИНА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев