12 август 2016 яңалыклары
-
Кукмара сәхнәсен Янил, Югары Чура, Ядегәр җирлекләре үзешчәннәре гөрләтте (фото)
Бистәбезнең Җиңү паркы каршындагы мәйданда "Кичке уен"нар дәвам итә. Бу атнада Кукмара сәхнәсен Янил (Вахит), Югары Чура (Поршур, Түбән Чура, Пчеловод), Ядегәр (Тарлау, Түбән Шәмәрдән) җирлекләреннән килгән үзешчәннәр гөрләтте. Җыр-бию, уен-көле, күңел ачулар белән үрелеп барган бәйрәмдә Кукмара халкы актив рәвештә катнашып, кичәгә тагын да ямь өстәде. Халык чыгышларны алкышларга...
-
Эчтем шәраб, булдым харап...
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен 2016 елның беренче яртыеллыгы аеруча кызу булган. Ни өчен дигәндә, республика кибетләрен ЕГАИС системасына тоташтыру белән беррәттән, бу оешма ялган аракы сату фактларын ачыклау буенча да җитди эш алып барган. - 2016 елның беренче яртыеллыгында "Татспиртпром"ның филиаллары тарафыннан җитештерелгән, Тула өлкәсе, Төньяк Осетия, Кабарда-Балкар республикаларыннан...
-
Кукмарада иртәгә төзүчеләр Сабан туе узачак
Иртәгә, 13 августта, Киндеркүл авылы янындагы тугайда Төзүчеләр көненә багышлап, Сабантуй үткәрелә. Бәйрәмгә төзүчеләр һәм теләге булган һәркем чакырыла. Башлана сәгать 12.00дә.
-
Өркештә иртәгә мәчет ачыла
Иртәгә, 13 августта Өркеш авылында "Нур" исемендәге мәчетне ачу тантанасы була. Аннан соң балалар белән милли-мөселман Сабан туе үткәрелә. Авылдашларны, якташларны бәйрәмгә көтеп калабыз. Башлана 10.00 сәгатьтә.
-
Бишектә – дүрт айлык, йөрәк астында ундүрт атналык нарасый калган
Шаран районының Зирекле авылында ялгызы дүрт бала тәрбияләүче Альмира апа Галлямова белән аралашып чыккач та озак кына аңыма килә алмый йөрдем. Шушы чибәр, тырыш һәм мөлаем ханымның иңенә нинди зур сынау төшкән. Юл һәлакәтендә иренең гомере өзелгәндә 33 яшьлек хатынның өченче баласына нибары дүрт ай була. Әле җитмәсә, йөрәк астында...
-
Һөнәр сайлауда ялгышмадым
Һөнәр сайлау җиңел эш түгел, шуңа күрә мин моңа бик җитди карадым. Кат-кат уйлаганнан соң, шундый нәтиҗәгә килдем: сайлап алачак һөнәр, бердән, миңа чын-чынлап ошасын, икенчедән, кешеләргә файда китерсен, өченчедән, минем бу эшкә сәләтем булырга тиеш, дүртенчедән, минем холкыма һәм күнегелгән яшәү рәвешемә туры килсен. Ландшафт дизайнеры нәкъ шушындый һөнәр...
-
Кукмарада җәяүлеләр – шоферлардан, ә шоферлар җәяүлеләрдән зарлана (фото)
ЮХИДИ хезмәткәрләре Руслан Саммиков һәм Салават Баймиевлар белән берлектә оештырылган рейд вакытында әнә шулай бер-берсеннән зарлану сүзләре ишетеп кайттык. -Җәяүлеләр билгеле бер урыннан - җәяүлеләр юлыннан гына чыксыннар иде ул. Кайберләре юлның теләсә кайсы өлешендә килеп чыгып, авария ситуациясе тудыралар. Кәрәзле телефоннан сөйләшә-сөйләшә, атлыйммы икән, юкмы икән дип әкрен генә...
-
Ядегәрдә яшәүче Мулланур Зарипов гүзәллекне үзе тудыра (фото)
Соңгы елларда өйләрнең каршы бакчасында гына түгел, капка төпләрендә, ишегалдын тутырып чәчәкләр үстерү киң колач алды. Бу күренеш, минемчә, тормышның җитеш, мул булуын тагын бер кат раслый. Ач кешегә чәчәк исеннән чәлпәк (камыр ризыгы) исе тәмлерәк, дип юкка гына әйтмәгән бит халык. Шунысы кызык, бу күңелле эш белән хатын-кызлар гына...
-
Аларның да үз язмышы
Язмам янәшәбездәге дүртаяклылар - Шарик белән Мырауҗан турында. Алар бер өйдә, кызыбыз Лилия гаиләсендә үстеләр. Икесе дә көзен туу сәбәпле, оныкларым аларны кызганып, көзге-кышкы суыкларда өйләрендә тоттылар. Икенче җәйдә Лилия гаиләсе белән яшәргә башка урынга күченде. Сентябрь азагында кайтып, йорт җиһазларын машинага төяп алып китте. Караңгыланып килә иде инде. Кызыбызны...
-
Авыл җирлекләрендәге мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына хәзерлеге тикшерелде (фото)
Район Башкарма комитете җитәкчесе Азат Гарифуллин җитәкчелегендәге комиссия Манзарас, Пычак, Березняк, Урта Комар, Оштырма Юмья, Поч. Кучук җирлекләренә кергән мәгариф учреждениеләренең 2016-2017 елгы уку елына хәзерлеген тикшерде. Комиссия составында район мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Диләрә Ганиева, республиканың Саба, Кукмара, Мамадыш районнарында "Республика гигиена һәм эпидемиология үзәге" белгече...
-
Район башлыгы Сергей Димитриев юбилярларны бәйрәмнәре белән котлады (фото)
Бүген Кукмарада яшәүче, 26 ел тегү фабрикасында эшләп лаеклы ялга чыккан Нәсимә апа Даутова үзенең 90, ә Олыязда гомер кичерүче Мәликә апа Хәкимуллина бер гасырлык күркәм юилейларын билгеләп үтәләр. Туган көн ияләрен район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде, Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Без, "Хезмәт даны"...
-
Кырымда пассажир автобусы ярдан төшеп киткән
5 кеше үлгән, 13е зыян күргән. Кырымда Алушта - Феодосия трассасында пассажир автобусы ярдан төшеп киткән. Һәлакәт «Алушта - Судак - Феодосия» автоюлының 50нче чакрымында Щебетовка торак пункты янда була. Һәлакәт сәбәпләрен ачыклыйлар. Әлегә автобус йөртүче идарәне югалткан дип фаразлана. чыганак: http://intertat.ru
-
Олыязда яшәүче 100 яшьлек Мәликә апа Хәкимуллина: “Бик күпне күргәч, озак яшәмәм дип уйлаган идем”
Олыяз авылында яшәүче Мәликә апага нәкъ менә бүген 100 яшь тулды. Аңа карап: "Күз генә тия күрмәсен", - дип кат-кат әйтәсе килә. Сез, газета укучыларыбыз да, бу фикеремне куәтләрсез дип ышанам. Хәтере бик әйбәт аның. Әкрен генә үз аякларында йөреп тора. Туган көне уңаеннан барлык туганнарын җыеп, аш үткәргәч кенә...
-
Ядегәр мәктәбенең ял паркы башкалар да үрнәк алырлык (фото)
Шушы көннәрдә Ядегәрдә булып, укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән мәктәп территориясендә булдырылган "Ядкәр" ял паркын күреп кайттык. Булдырганнар, шәһәрнекеннән бер дә ким түгел! -Узган уку елында мәктәбебезнең 9 сыйныф укучысы Фирүзә Бәшәрова, җитәкчеләре - информатика укытучысы Рәмис Нуриев, география укытучысы Зөлфия Хаҗиевалар белән берлектә, мәктәп территориясе өчен "Ял паркы" дип...
-
Кукмара районында игеннәрнең 80 проценты җыеп алынган
Бүгенге көндә районыбыз басу-кырларында урып-җыю эшләренең күп өлеше башкарылды инде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә игеннәрнең 80 проценты (24410 гектар) җыеп алынган, барлыгы 76847 тонна ашлык суктырылган. Һәр гектардан уртача 31,5 центнер уңыш чыга. Басу-кырлардан 17900 тонна салам җыеп алынган. 7300 гектар җир туңга...