Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ядегәрдә яшәүче Мулланур Зарипов гүзәллекне үзе тудыра (фото)

Соңгы елларда өйләрнең каршы бакчасында гына түгел, капка төпләрендә, ишегалдын тутырып чәчәкләр үстерү киң колач алды. Бу күренеш, минемчә, тормышның җитеш, мул булуын тагын бер кат раслый. Ач кешегә чәчәк исеннән чәлпәк (камыр ризыгы) исе тәмлерәк, дип юкка гына әйтмәгән бит халык. Шунысы кызык, бу күңелле эш белән хатын-кызлар гына...

Соңгы елларда өйләрнең каршы бакчасында гына түгел, капка төпләрендә, ишегалдын тутырып чәчәкләр үстерү киң колач алды. Бу күренеш, минемчә, тормышның җитеш, мул булуын тагын бер кат раслый. Ач кешегә чәчәк исеннән чәлпәк (камыр ризыгы) исе тәмлерәк, дип юкка гына әйтмәгән бит халык. Шунысы кызык, бу күңелле эш белән хатын-кызлар гына түгел, ирләр арасында да мавыгучылар очрап куя. Ядегәр авылына баргач, гүзәллеккә гашыйк әнә шундый зат - Мулланур Зарипов белән танышу насыйп булды.

Аллы-гөлле чәчәкләр арасында утырган йорт-җирләренә соклануыбызга каршы тормыш иптәше Роза ханым:

-Чәчәкләргә кул тидергәнем юк, барысын да үзе үстерә, - дип әйтергә ашыкты.

-Пенсиягә чыкканыма ун ел инде. Биш ел буе чәчәкләр белән шөгыльләнәм. Савытларын да тәгәрмәчтән чәчәк рәвешендә ясадым. Миңа Германиядә хезмәт итәргә туры килде, матурлыкны шунда күреп кайттым, - ди хуҗа үзе. - Ямь белән тулган ишегалдына чыккач, шулкадәр рәхәт. Ә кичләрен тын һавада таралган хуш исләре йөрәккә шифа бирә.

Менә шулай тыныч кына, үз көенә яшәп ята икән дип уйласагыз, ялгышасыз. Тик торуны белми, нинди эшкә тотынса да булдыра торган, тынгысыз җанлы кеше булып чыкты ул. Тәрәзә йөзлекләрен дә сырлап-бизәкләп үзе ясаган, бизәкле капка да - аның хезмәт җимеше. Йортны да үзләре тырышып салганнар. Оста куллы булганлыктан, авылдашлары ярдәм сорап та, киңәш-табыш итәргә дә киләләр икән Мулланур Зарипов янына. Берсен дә кире бормый ул, кирәк икән, эш коралларын да биреп тора. Заманнан калышмыйча, яңа техниканы да үзләштерә.

-Соңгы вакытта моточалгыларын төзәтүне үтенеп килүчеләр ешайды, - дип сүзгә кушыла Роза ханым.

Әйе, юкка гына үсмер чагында ук "кечкенә механик" дип йөртмәгәннәр шул хәләл җефетен. Янил һөнәри училищесына укырга кергәндә үк техниканы яхшы белгән ул. Училищены тәмамлагач, күмәк хуҗалыкта унсигез ел буе механизатор булып, урак чорында - комбайнда, елның башка вакытында тракторда хезмәт куйган. Аннары төзелеш бригадасына күчкән. Эштән бушаган вакытларында авылдашларына йортлар салырга булышкан.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА. Автор фотолары

Язманы тулысы белән "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев