Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада җәяүлеләр – шоферлардан, ә шоферлар җәяүлеләрдән зарлана (фото)

ЮХИДИ хезмәткәрләре Руслан Саммиков һәм Салават Баймиевлар белән берлектә оештырылган рейд вакытында әнә шулай бер-берсеннән зарлану сүзләре ишетеп кайттык. -Җәяүлеләр билгеле бер урыннан - җәяүлеләр юлыннан гына чыксыннар иде ул. Кайберләре юлның теләсә кайсы өлешендә килеп чыгып, авария ситуациясе тудыралар. Кәрәзле телефоннан сөйләшә-сөйләшә, атлыйммы икән, юкмы икән дип әкрен генә...

ЮХИДИ хезмәткәрләре Руслан Саммиков һәм Салават Баймиевлар белән берлектә оештырылган рейд вакытында әнә шулай бер-берсеннән зарлану сүзләре ишетеп кайттык.

-Җәяүлеләр билгеле бер урыннан - җәяүлеләр юлыннан гына чыксыннар иде ул. Кайберләре юлның теләсә кайсы өлешендә килеп чыгып, авария ситуациясе тудыралар. Кәрәзле телефоннан сөйләшә-сөйләшә, атлыйммы икән, юкмы икән дип әкрен генә атлаучыларга исә зебраларда бераз кызулану комачау итмәс иде, - ди 30 ел машина йөртү тәҗрибәсе булган Ринат исемле абый.

-Бистәбезнең Ленин урамыннан транспорт белән шулкадәр тиз узалар ки, кайберләре артыннан күзә дә ирми кала. Җәяүле юлын бар дип тә белмәүче шоферлар бар арада. Җәяүлеләрне дә бераз хөрмәт итәргә, тиешле закон таләпләрен үтәргә кирәк, - ди Кукмарада яшәүче Мария Андреева.

ЮХИДИдән алынган мәгълүматларга караганда, ел башыннан бүгенге көнгә кадәр юл йөрү кагыйдәләрен бозган 322 җәяүле, зебрада җәяүлеләргә юл бирмәгән 184 шофер штрафка тартылган. Штраф суммалары болайрак: җәяүлеләргә - 500, ә транспорт йөртүчегә - 1500 сум.

Рейд барышында юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән 3 җәяүле, 2 шофер штрафка тартылды.

-Агымдагы елның 7 аенда район территориясендә зыян күрүчеләр белән 17 юл фаҗигасе теркәлде, аларда өч кешенең гомере өзелде, 22се төрле җәрәхәтләр алды. 16 яшькә кадәргә балалар катнашында 6 бәхетсезлек очрагы булды, 8 бала зыян күрде. Әлеге чорда биш җәяүлене машина бәрдерде, аларның өчесе балалар иде, - ди ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллин. - Юлларда һәркемнең игътибарлы һәм сак булуын, закон таләпләрен төгәл үтәүләрен сорыйм.

Алсу ИДРИСОВА. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев