Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ядегәр мәктәбенең ял паркы башкалар да үрнәк алырлык (фото)

Шушы көннәрдә Ядегәрдә булып, укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән мәктәп территориясендә булдырылган "Ядкәр" ял паркын күреп кайттык. Булдырганнар, шәһәрнекеннән бер дә ким түгел! -Узган уку елында мәктәбебезнең 9 сыйныф укучысы Фирүзә Бәшәрова, җитәкчеләре - информатика укытучысы Рәмис Нуриев, география укытучысы Зөлфия Хаҗиевалар белән берлектә, мәктәп территориясе өчен "Ял паркы" дип...

Шушы көннәрдә Ядегәрдә булып, укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән мәктәп территориясендә булдырылган "Ядкәр" ял паркын күреп кайттык. Булдырганнар, шәһәрнекеннән бер дә ким түгел!
-Узган уку елында мәктәбебезнең 9 сыйныф укучысы Фирүзә Бәшәрова, җитәкчеләре - информатика укытучысы Рәмис Нуриев, география укытучысы Зөлфия Хаҗиевалар белән берлектә, мәктәп территориясе өчен "Ял паркы" дип исемләнгән фәнни эш проекты әзерләде. Әлеге проектка һәр сыйныф, һәр укытучы үз идеясен тәкъдим итте. Кемдер паркта ял беседкасы, кемдер фонтан, эскәмияләр, күпсанлы чәчәклек күрергә теләвен белдерде. Барлык фикерләр дә исәпкә алынып, 3D форматындагы проект эшләнде һәм быел өлешчә тормышка да ашты инде, - ди мәктәп директоры Илфат Әхмәдуллин.
Ядегәрлеләр ял паркында инде шактый эш башкарырга өлгергәннәр: яздан ук ясалган клумбалар аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән, һәйкәл тирәсенә утыртылган алмагачлар да әкрен генә үсеп килә. Җәяүлеләр өчен юл да бик яхшы булган, эскәмияләр дә урнаштырылган. Киләчәктә территорияне матур койма белән әйләндереп алырга, өлкәннәргә скандинавиячә йөрү өчен юллар ясарга, баганаларга кояш энергиясе белән яктыртыла торган лампочкалар куярга, фонтан, кечкенә балаларга комлык урнаштырырга ниятлиләр. Мәктәптән чыгуга ук паркка илтә торган юл - тротуар да төзү планлаштырыла. Авыл җирлеге тарафыннан үзара салым акчалары хисабына урнаштырылган ике атынгыч, турникларга да паркта ял итүчеләр сөенеп бетә алмый. Территориядәге республика программасы буенча төзелгән спорт мәйданчыгы да, шушы көннәрдә рәсми рәвештә ачылып, файдалануга тапшырылачак икән.
-Паркта кичке якта халык аеруча күп була. Бирегә балалар да, өлкәннәр дә бик теләп киләләр. Яшьләр волейбол, баскетбол уйнаса, балалары белән килгән яшь әниләр, әбиләр эскәмияләрдә утырып ял итә, - ди директор.
Кайберәүләр: "Безнең нинди дә булса корылма ясап куярга мөмкинлегебез дә юк", - дип зарланышканда, Ядегәр мәктәбе коллективы хәлдән чыгу юлын каян тапты икән?
Чәчәк үсентеләрен һәр сыйныф, укытучылар орлыктан үзләре чәчеп үстергән булсалар, төзелеш материаллары белән "Үз мәктәбеңә булыш" акциясе кысаларында мәктәпнең элеккеге чыгарылыш укучылары ярдәм иткән. Парк эчендәге юлларны ядегәрлеләр - Илдус Әхмәдуллин җитәкчелегендә Ураз Шәрәфиев, Динар Фатыйхов, Мөнир Дусбабаев, Нияз Мөбарәковлар эшләгән. Аларга мәктәп укучылары Айзат Гыйльмуллин, Айдар Бәшәровлар да булышкан. Эскәмияләр - мәктәп директоры Илфат Әхмәдуллиннан бүләк. Калган чыгарылыш укучылары да акциядән читтә калмаслар, дип өметләнә мәктәп коллективы.
Территориядә җәйге практика узучы укучылар белән дә сөйләшеп алдык. 6 сыйныфта белем алучы Фирдүс Нуриев, Ирек Шакирҗанов һәм Самат Галиуллиннар: "Ял паркы безгә бик ошый. Анда тагын роликта йөрү өчен юл, тренажерлар, әйләнгечле карусель, хоккей мәйданчыгы да булсын иде", - диләр. Барысы да булыр, егетләр, чынга ашмаслык хыяллар түгел бит!
Киләчәктә Ядегәр мәктәбе үрнәгендә калган мәгариф учреждениеләре дә үз территорияләрендә кечкенә генә ял парклары ясап куя алсалар, начар булмас иде. Моның өчен бары тик теләк һәм тырышлык кына кирәк!



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев