Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олыязда яшәүче 100 яшьлек Мәликә апа Хәкимуллина: “Бик күпне күргәч, озак яшәмәм дип уйлаган идем”

Олыяз авылында яшәүче Мәликә апага нәкъ менә бүген 100 яшь тулды. Аңа карап: "Күз генә тия күрмәсен", - дип кат-кат әйтәсе килә. Сез, газета укучыларыбыз да, бу фикеремне куәтләрсез дип ышанам. Хәтере бик әйбәт аның. Әкрен генә үз аякларында йөреп тора. Туган көне уңаеннан барлык туганнарын җыеп, аш үткәргәч кенә...

Олыяз авылында яшәүче Мәликә апага нәкъ менә бүген 100 яшь тулды. Аңа карап: "Күз генә тия күрмәсен", - дип кат-кат әйтәсе килә. Сез, газета укучыларыбыз да, бу фикеремне куәтләрсез дип ышанам.

Хәтере бик әйбәт аның. Әкрен генә үз аякларында йөреп тора. Туган көне уңаеннан барлык туганнарын җыеп, аш үткәргәч кенә бераз какшап алган. "Күзсенгәндер инде, ни әйтсәң дә, яше бар бит", - ди килене, өч дистә елдан артык авыл мәктәбендә химия-биология фәне укыткан Дания апа Хәкимуллина. Мәликә апаның хәтере дә, аралашуы да, чынлап та, сокланырлык. Гадәттә, өлкән яшьтәгеләр янына баргач, ул сине, син аны аңламыйча изаланасың. Ә аның белән кара-каршы утырып рәхәтләнеп сөйләштек.

- Бик күпне күрдем бит мин, шуңа күрә озак яшәмәм дип уйлаган идем, - дип елмаеп сүзен башлады ул. - Гаиләбез ишле иде, туганнарымның кайсысы ачлыктан үлде, кайсысы - сугышта, 13 яшьлек бик гыйлемле Хәсән исемлесе югалды. Ярый әле, ике кыз туганым озын гомерле булдылар. Әнидән 11 яшьлек чагымда калдым. Сукыр эчәгесе шартлап, бик яшьли харап булды. Сугыш вакытында да башкалар белән бергә рәттән басып эшләдем. Дөрес, ач булмадык. Шәл бәйләп саттык, итебез дә бар иде. Яшь чагымда, иптәш кызларыма ияреп, күрше Бөяр авылындагы бер апага карта ачтырырга барган идем. Шунда: "Өч төрле афәткә юлыгырсың, алты бала табарсың, берсеннән генә игелек күрерсең", - дип әйткән иде ул миңа. Әле кияүгә дә чыкмаган идем, калган биш баламнан игелек күрмәмме икән ни дип, бик кайгырган идем шул чакта.

Чынлап та, өч тапкыр үлемнән кала ул. 11 яшьлек чагында арып-талып басуда эшләгәннән соң, иптәш кызлары белән Бөр елгасына су коенырга баргач, чоңгыл суырып алып кереп китә.

Лилия Нургалиева

Язма белән тулысынча "Хезмәт даны" газетасында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев